Логотип
Яңалыклар

«Болгар» музей-тыюлыгында II Халыкара кыр археология мәктәбе уздырыла

17-30 август көннәрендә «Болгар» музей-тыюлыгы базасында II Халыкара кыр археология мәктәбе уздырыла, дип хәбәр итә ТР Фәннәр академиясе матбугат хезмәте.
Чара, дөнья фән казанышларын Евразия халыклары тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм өйрәнү тәҗрибәсендә файдалану өчен Россия һәм чит ил фәнни-белем бирү ресурсларын бергә туплау максатыннан, үткәрелә. Мәктәп эшчәнлеге кысаларында палеоантропология, борынгы металлургия һәм металл эшкәртү, археологиядә археобиологик ысуллар, шулай ук геомәгълүмати системалар, борынгы керамика тарихы, археологик пыяла һ.б. фәнни юнәлешләр буенча секцияләр оештырыла. Моннан тыш, программада тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм өйрәнү ысуллары, шулай ук кыр тикшеренүләренең хәзерге заман технологияләре мәсьәләләренә багышланган гомуми лекцияләр курсы уздыру күздә тотыла.

Мәктәп үз эшен Евразия халыклары мәдәни мирасын саклау һәм өйрәнүнең яңа технологияләренә багышланган конференция белән төгәлләр дип көтелә. Анда мәктәп тыңлаучылары һәм чакырылган белгечләр катнашуы күздә тотыла.

Чараны ТР Фәннәр академиясенең А.Халиков исемендәге Археология институты, Казан федераль университеты һәм «Болгар» музей-тыюлыгы белән берлектә, оештыра.

Оештыручылар мәктәптә катнашучыларның туклануын һәм яшәвен тәэмин итә, транспорт чыгымнарын исә катнашучылар үзләре каплый.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/31/111743/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар