14 сентябрь 2025 ел – Татарстан Республикасында бердәм тавыш бирү көне
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Ренат кызы ФАЗЛЫЕВА журналистларны республика шәһәр һәм авылларында тавыш бирүнең барышы белән таныштырды, социаль һәм мәдәни чараларга тукталды.
– Бүген аеруча үзенчәлекле көн – республикабызны, анда яшәүче халыкларны, яратуыбызны, безнең ветераннарыбызны хөрмәтләвебезне белдерә торган көн, – дип башлады ул сүзен. – Бу көн «Гаилә белән сайлыйбыз», «Татарстан – Алга!» девизлары белән уза. Әнә шулай гаиләбез, балаларыбыз белән үз республикабызга мөнәсәбәтебезне белдерәбез. Заманча динамик үсештә булган Татарстаныбыз – безнең горурлыгыбыз! 2700 дән артык сайлау участокларында күпмилләтле халкыбыз Татарстан Республикасы Рәисе өчен тавыш бирә. Сайлаулар һәрвакыт бәйрәм рухында уза бездә! Ул көн – якыннар белән күрешү, аралашу көне буларак та билгеләп үтелә. Эстрада йолдызлары концертлары, авыл хуҗалыгы ярминкәләре, остаханәләр зоналары, патриотик мәйданчыклар, урам театрлары чыгышлары, ишегалды бәйрәмнәре – барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Мәсәлән, Әгерҗедә – «Вместе мы – сила!», Әлкидә – «Мой выбор, мой Татарстан», Актанышта – «Минем Татарстаным», Арчада – «Без – бергә, без – бердәм!», Биектауда – «Мы едины, мы сильны!» исемнәре белән уза бу тарихи көн. «Казан» гаилә үзәге янында зур концертка әзерлек бара. «Безнең сайлау, безнең гаилә, безнең Татарстан!» шигаре белән узачак бу чарада Алсу, Клава Кока, «Дискотека Авария», Салават, Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак.
Вице-премьер Сайлау көненең гаилә тормышы өчен дә зур вакыйга булуын, аны балаларның да күреп үсүен аерым билгеләп үтте. «Балачакта әти-әнием, әбием белән бергә Төзүчеләр мәдәният сараена сайлауга баруым бик матур булып исемдә калган. Бу – шулай ук тәрбияви чара. Хәзер дә шул традицияне яңартабыз менә», – диде ул.
Матбугат конференциясенә шәһәр һәм район башлыклары да кушылды.
Наил МӘҺДИЕВ, Чаллы шәһәре мэры:
– КамАЗ төзүчеләр шәһәрендә бүген чын бәйрәм рухы! Ярты миллионлы Чаллы халкы иртәдән үк актив гражданлык позициясен күрсәтә! Беренче призны яулаучыбыз да – Чаллы гаиләсе! Шәһәрдә 173 сайлау участогы эшли. Чаллыда мәктәп укучылары балачактан ук иҗтимагый тормышта актив кайнап үсәләр. Бүген барлык мәктәпләрдә мәктәп үзидарәсенә сайлаулар уза: укучылар үз спикерларын сайлыйлар. Һәркайда ишегалды бәйрәмнәре гөрли, шәһәрнең билгеле кешеләрен хөрмәтлиләр.
Роза ӘФЛӘТУНОВА, Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары:
– Район буенча 112 сайлау участогы эшли, шуның 62 се – Әлмәттә. Тавыш бирергә гаиләләр иртәдән үк балалары белән бергә килә. Шәһәребездә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Людмила Березовага 104 яшь, ул инде иртүк үзенең тавышын бирде! Сугыш ветераны Анатолий Соколов та шулай ук актив гражданлык позициясен күрсәтте: сайлау участогына үзе килеп тавыш бирде. Активлык нокталары һәр тарафта: коймаклар пешә, ярминкәләр гөрли, урамда гриппка каршы вакцина ясаталар. Һәркемдә күтәренке кәеф! Кич шәһәр паркында сайлаучылар өчен зур концерт булачак.
Марина КАМЕЛИНА, Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары:
– Нефтехимиклар шәһәрендәге 84 сайлау участогында да активлык тантана итә! Беренче сайлаучыларга инде бүләкләр дә тапшырылды. Призларны үз коллегаларыбыз әзерләде. Тавыш бирүчеләр ташламалы бәяләрдән кафе-рестораннарга, кибетләргә бара алачак. Бүген шәһәр транспорты да бушлай эшли бездә. Концертлар, спорт ярышлары, «Гаиләбез белән – сайлауга!» фотоконкурслары уза, гуманитар ярдәм пунктларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга маскировка челтәрләре үрәләр. Көн дә матур, кешеләр дә шат күңелле!
Дамир ФӘТТАХОВ, Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе:
–Яшьләрнең активлыгы аеруча сөендерә. Бүген 1066 яшь кеше беренче тапкыр тавыш бирә! Сайлау көне мөһим чара гына булып калмыйча, чын бәйрәмгә дә әйләнсен өчен, Бөгелмәнең үзәге – Ленин исемендәге мәйданда «Гастромаркет» ярминкәсе оештырылды. «Гаилә белән сайлыйбыз» беләзекләре булган кешеләргә 14 процент ташламалар ясыйлар. Шулай ук ташламалы флаерлар да таратылды. Алар белән кафе-рестораннарга, фитнес-үзәкләргә барып була. Беренче тапкыр юллар өчен тавыш бирү акциясен дә оештырдык. Һәркем махсус бланкка үзе өчен әһәмиятле булган урам исемен яза. Бу акция нигезендә «юлларның халык рейтингы» төзеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк