Логотип
Яңалыклар

Балтач тагын Эльвираны искә алды

Кичә Балтачта журналист, радио дикторы Эльвира Ибраһимованы искә алдылар

Кичә Балтачта журналист, радио дикторы Эльвира Ибраһимованы искә алдылар – аның якты истәлегенә багышлап уздырылган «Җаным һаман сезнең янда яши» дигән шигырь бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Эльвира – Балтач районының Таузар авылы кызы. Ул «Татарстан», «Болгар», «Актаныш» радиоларында диктор булып эшләде. Биектау FM радиостанциясенең беренче дикторы булды. «Азан» һәм «Иман» радиолары аша халыкка ислам кыйммәтләрен таратты. «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды хезмәткәре иде. 
Дүрт ел элек, туган көненә берничә көн калганда, Эльвира Ибраһимова юл һәлакәтенә очрап фаҗигале төстә вафат булды.  
Кичә аның туган көне иде. 
Эльвира – шигырьләр яратты, үзе дә аларны бик матур укый иде. Тавышы – йөрәкләргә үтеп керә, күңелнең әллә кайсы кылларына кагыла... Халык бүген дә ватсапта Эльвира сөйләгән шигырьләрне тыңлый, аларны һаман да бер-берсенә җибәрә. Ул әле дә безнең арада кебек... 
Шуңа күрә аңа багышланган шигъри бәйгенең «Җаным һаман сезнең янда яши» дип аталуы гаҗәп тә түгел. 
Үзе белем алган Таузар мәктәбе ике ел элек башлап җибәргән бу бәйгене. Дөресрәге, актанышлар аны башлаган булган инде, балтачлар – кушылган. Әлеге нәфис сүз бәйгесендә теләгән һәркем катнаша ала. Мәктәпкәчә яшьтәге балалардан башлап, өлкәннәргә кадәр. Җиңүчеләр, яшьләренә бәйле рәвештә,  дүрт категориягә бүлеп бүләкләнә: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1–4 сыйныф укучылары, 5–8 сыйныф укучылары, өлкәннәр. 
Таузар мәктәбе директоры Римма Низамиева әйтүе буенча, бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр ел саен арта. Хәзер инде бәйге район күләмендә үткәрелә. Алай гына да түгел, аңа тирә-күрше районнар – Биектау, Арча, Саба шигырь яратучылары да кушылган. Бәйгенең шартлары буенча, катнашучылар Эльвира Ибраһимова репертуарыннан шигырь һәм туган якка, әниләргә багышланган берәр шигырь сөйләргә кирәк. 
Быел «Җаным һаман сезнең янда яши» бәйгесенең Гран-приена Балтач гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы Диләрә Муллагалиева лаек булды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар