Логотип
Яңалыклар

Балаңны исеңә төшер, күке-ана!

Татарстанда 27 августтан 10 сентябрьгә кадәр «Балаңны искә төшер – алимент түлә» акциясе узды. Аның кысаларында суд приставлары бурычлардан 7 млн. 770 мең сум акча җыйды, дип хәбәр итте бүген  «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Әнвәр Закиров.  Кызганыч, араларында хатын-кызлар да бар.

Акция барган ике атна эчендә суд приставлары  баласына бурычы булган 880 кеше өенә барган. Бирергә акчасы булмаганнарның милкенә арест салынган. «Татарстанда алимент буенча бурычы булган 2 мең хатын-кыз яши», – ди суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Әнвәр Закиров. Алар – ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, тәртипсез тормыш рәвеше алып барган, балалары опекуннарда яки махсус учреждениеләрдә тәрбияләнгән хатын-кызлар. Бары 20 проценты гына рәсми төстә эшли. Ә менә баласын «оныткан» әтиләр арасында уртача тормышта яшәүче ир-атлар да бар. 30 процентының рәсми хезмәт урыны юк. Алар – күбесенчә 30–42 яшьтә.  Алимент түләүдән качып, хәтта мәшгульлек үзәкләренә басып, күз буярга да чирканмыйлар. Әҗәтләрен кайтару өчен суд приставлары төрле алымнар куллана. Аларның иң нәтиҗәлесе: ил чигеннән читкә чыгармау һәм административ җәзага тарту. Әнвәр Закиров белдерүенчә, бурычлыны суд аша мәҗбүри эшләтәләр яки 10–15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итәләр. «Шуннан соң алар акылга утыра, бурыч кайтара башлыйлар», – ди суд приставы. Бу бигрәк тә  районнарда күзәтелә. Дөрес, ике-өч тапкыр  ирегеннән мәхрүм ителеп тә, алименттан качып йөрүчеләр бар. Быел шундыйларга 640 җинаять эше ачылган.  Матбугат очрашуы барышында журналистлар, алимент түләнеп бетмичә, эш ябылу очраклары барлыгы хакында да әйттеләр. «Әгәр мондый хәл белән очрашасыз икән, суд приставларына дәгъва белән прокуратурага мөрәҗәгать итегез», – дип киңәш бирде Әнвәр Закиров. 

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар