Логотип
Яңалыклар

Балалар китпханәсендә... кытай китаплары 

Бүген Республика балалар китапханәсендә үзенә бер җанлылык. Татарча, русча, кытайча сөйләшәләр...

 

Бүген Республика балалар китапханәсендә үзенә бер җанлылык. Татарча, русча, кытайча сөйләшәләр. Тамашалар уза торган залда – Кытай дипломатлары, тәрҗемәчеләр, Конфуций институтлары штаб-квартирасы вәкилләре, Казан федераль университетының Конфуций институты студентлары, мәктәп укучылары... Түрдә – Россия, Татарстан Республикасы, Кытай Республикасы дәүләт флаглары. Диварларга Кытай рәссамнары картиналары эленгән. Кытай музыкасы, кытай җырлары яңгырый. Сүзләрен абайламасаң, гел безнең татар җырларын хәтерләтәләр. Кытай студентлары да безнең көйләрне үзләренекенә охшатып утыра, ахрысы: елмаялар. Милли орнаментлары, шул ук лалә чәчәкләре, аждаһа сурәтләре дә уртак тоелды. 

Китапханәдә – «Мир эрудиции китайских детей – выставка китайских детских иллюстрированных книг» күргәзмәсе ачылу тантанасы. Республика балалар китапханәсе директоры Мөхәммәтгәрәева Ирина Дамир кызы сәламләү сүзендә бу күргәзмәнең Кытай Халык Республикасы төзелүгә һәм Кытай белән Россия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырылуга 70 ел тулуга багышлануын искәртеп, халыклар дуслыгын ныгытуда, үзара багланышларны көчәйтүдә  әһәмиятле чара булуын җиткерә. Халыклар дуслыгы төшенчәсен балалар дөньясына күчереп, алар күңеле, алар күзаллавы аша көчәйтә. Евгений Аксенов җитәкчелегендәге инструменталь ансамбль музыкасы, Казан театр училищесы укучыларының сәхнәдә Тукайның «Шүрәле» сен уйнавы, экрандагы Казан күренешләре бәйрәмгә үзенә бер затлылык, милли колорит өсти. 

Күргәзмәдә – 100 гә якын балалар китаплары. Алар соңгы биш елда нәшер ителгәннәр. Матур рәсемнәре, затлы бизәлеше белән балаларны үзләренә чакырып торалар. Төрле залларда мастер-класслар уза. Уку залында кытай мультфильмнарын карыйлар, сәнгать бүлегендә кытай әкиятләрен тыңлыйлар, кәгазьдән иероглифлар кисәләр, икенче залда кытай каллиграфиясе буенча мастер-класс үтә, гримнар салырга, битлекләр ясарга өйрәнәләр – кыскасы, Казан кызлары-малайлары Кытай сәнгате белән якыннан таныша. Китапханәгә Кытай үзе күчеп килгән кебек.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар