Логотип
Яңалыклар

Бакый Урманченың 120 еллыгына күргәзмә ачыла

“Хәзинә” сынлы сәнгать галлереясендә 25 октябрьдә ачылачак күргәзмәдә Урманченың төрле жанрларда иҗат иткән әсәрләре урын ала.
 
25 октябрь көнне 17:00 сәгатьтә “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә татар сынлы сәнгатенә нигез салучы рәссам, скульптор Бакый Урманченың юбилеена багышланган күргәзмә ачыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Казан Кремле музей тыюлыгының матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.
 
Исегезгә төшереп узабыз, быел нәкыш остасы, сынчы, график һәм педагог, Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы, Тукай премиясе лауреаты Бакый Урманченың тууына 120 ел тулды. Әлеге уңайдан 25-26 октябрьдә Татарстанның дәүләт сынлы сәнгать музее Казан V сәнгать укуларын оештыра. Сәнгать укуларында  Казан, Алма Ата, Мәскәү, Санкт-Петербург, Яр Чаллы, Кишинев һ.б. шәһәрләрдән килгән галимнәр катнашачак. 
 
“Хәзинә”дә урын алачак күргәзмәдә Мәскәү, Әлмәт, Казан музейлары һәм шәхси коллекционерлар тупланмасындагы әсәрләр дә урын алыр, дип көтелә. Тиздән “Бакый Урманче” дип аталган зур китап нәшер ителәчәк, ди проект авторлары. Китапта Урманченың моңарчы киң җәмәгатьчелеккә таныш булмаган әсәрләре, архив материаллары, Бакый Урманче турында сәнгать әһелләренең истәлекләре урнаштырылган. 
 
Бакый Урманче иҗатына багышланган күргәзмә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә 2018 елның 1 мартына кадәр эшләячәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар