Логотип
Яңалыклар

АЗИЯ ОМБУДСМАННАРЫ – КАЗАНДА

Россиядә беренче тапкыр Азия Ассоциациясе Омбудсмаеннары Директорлар Советы утырышы җыелды. Чаралар Казанда уза. Казан IT-паркында Азия омбудсменнары ассоциациясе һәм Азия төбәгендәге Омбудсмаеннары Халыкара институты Директорлары советы утырышы ачылды. «Мәгълүмати технологияләр һәм кеше хокуклары: Татарстан Республикасы тәҗрибәсе» дип аталган түгәрәк өстәл артында Таиланд, Шри Ланка, Кыргызстан, Үзбәкстан, Индонезия, Корея, Япония кебек дәүләтләрнең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләре бар иде. Мәртәбәле кунаклар арасында Азия Ассоциациясе  Омбудсмаеннары Президенты – Пакистан Федераль Омбудсманы Сәлман Фаруки ( ул Азия регионында Омбудсманнар Халыкара Институты президенты да!), Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Татьяна Москальковалар бар иде. Утырышны Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча Вәкаләтлесе Сәрия Сабурская алып барды. 
       Халыкка электрон хезмәт күрсәтү тәҗрибәсе, гражданнар мөрәҗәгате һәм хатлары буенча эшләү, мәгълүмат алу мөмкинлеге тудыру, дәүләт органнарының оператив эшләве, халык һәм хөкүмәт белән ике арадагы элемтәнең гадилеге – болар һәммәсе безнең республиканың халык мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендә башкарылган эшләр. Безнең тәҗрибә, уңышлар, башлангычлар турында кызыксынып тыңладылар. Утырышта шулай ук Япония, Корея, Гонконг электрон хезмәте күрсәтү тәҗрибәсе дә тәкъдим ителде.        
       «Мәгълүмати технологияләр – кеше хокукларын яклау өлкәсендә әле яңа тармак. Без информацион революция чорында яшибез. Моннан 20 ел элек бөтенләй башка идек. Хәзер интернеттан башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Секунд эчендә дөнья вакыйгаларына йогынты ясый алабыз. Информацион технологияләр бик күп позитив алып килде, шул ук вакытта кешенең шәхси тормышына янаулар да килеп керде. Информацион технологияләр ярдәмендә җәмгыятькә явызлык керә, шулар аркасында төсле революцияләр, терактлар килеп чыга», – дип үз фикерен җиткерде РФ Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле Татьяна Москалькова. Мәскәү кунагының Татарстандагы үзгәрешләр, яңалыклар турында, әйтик, яшьләрне фатир белән тәэмин итү, спорт корылмаларының күплеге, балалар бакчасына электрон чират, һәртөрле коммуналь түләүләрне электрон юл белән алып бару һ. б. сокланып җиткерүе, әлбәттә, күңелле иде. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР туризм министры Сергей Ивановларның инглиз телендәге чыгышларын да утырышта катнашучылар кызыксынып тыңлады. Экраннан күрсәтелгән видеофильмнар Казан, Татарстан, Универсиада турындагы күзаллауларны баетты.
         

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар