Логотип
Яңалыклар

Авылыгызны фотога төшереп, конкурста катнашыгыз!

Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм «Миллиард. Татар» интернет басмасы «Безнең авыл» / «Мир татарской деревни» дип аталган үзенчәлекле фотоконкурс башлап җибәрде.

Әлеге конкурска Татарстан һәм татар дөньясы белән бәйле фотолар кабул ителә. Аның максаты: татар авыллары белән бәйле фотобанк булдыру, картографик интернет-сервисларның панорама һәм фото базаларын тулыландыру. 

«Бу конкурсны оештыру идеясе Яндекс Карты һәм 2 ГИС интернет-сервисларны карап чыкканнан соң туды. Аларда авылның бер фотосы, бер күренеше күрсәтелмәгән. Татарстанның һәрбер почмагын һәм Россиядәге һәр татар авылын цифрлаштыру өчен, без әлеге проектны уйлап чыгардык», – диде чараны оештыручыларның берсе, «Миллиард. Татар» проектының креатив директоры Илгизәр Вахитов. 

Конкурста катнашу өчен Татарстандагы авылларның яки Россиянең башка төбәкләрендәге татар авылларының күренешен, истәлекле тарихи урыннарын фотога төшереп, картографик интернет-сервисларга урнаштырырга (Яндекс Карты,  2ГИС) һәм конкурсны оештыручыларга җибәрергә кирәк. Фотоларны урнаштырып булмаса, аларны барыбер конкурска җибәрергә мөмкин. Тик бу очракта гариза тутырырга кирәк булачак.

Эшләр 8 августтан 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 11 октябрьдә ясалачак. 

Турнирның приз фонды 9 мең ярым. 
Беренче урын алучыга – 5 мең,
икенче урынга – 3 мең,
өченче урынга – 1,5 мең бүләк.
«Видео» номинациясендә җиңүчегә бүләк – «Акыллы колонка»

Тулы мәгълүмат «Миллиард. Татар»  сайтында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар