Логотип
Яңалыклар

​Атаклы капкачысы Эмиль Гарипов өйләнгән!

«Ак барс» хоккей командасының атаклы капкачысы Эмиль Гарипов өйләнгән! Бәхетле кәләшнең кем икәне дә билгеле. Аның исеме – Җәмилә. Җәмилә Җиһаншина. 2009 елда дөньяның иң яшь, иң чибәр кызы исеменә лаек булган иде. Язучы, шагыйрь, күренекле җәмәгать эшлеклесе. Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Разил Вәлиевның оныгы ул Җәмилә. (Разил аганың юбилей кичәләрендә булучылар, Җәмиләнең өздереп татарча биюләрен, һичшиксез, искә төшерәчәк!) Безнең укучыларыбыз өчен аның әнисе – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Сөембикә ханым Җиһаншина да яхшы таныш. Хәтерләсәгез, ул әле күптән түгел генә журналыбызның тышлыгын да бизәде. 
Тагын бер чын, матур татар гаиләсе туды!

Эмиль үзенең мөселман булуын беркайчан да яшерми. Интервьюларда ул: «Диндә булуым миңа бик нык булыша. Барысына да Аллаһ сәбәпче бит: ул ничек язган – шулай була. Әмма мин үзем дә бик нык тырышырга тиеш», – ди. 

Хоккей җанатарлары белә: һәр уеннан соң Эмиль боз өстендә сәҗдәгә китә. Команда уенчылары моңа инде күнеккән: башта алар бер-берсен котлыйлар, аннан Эмиль торып баскач, аны кочаклыйлар. 

Эмиль гомерлек юлдаш итеп кемне сайлар дип күпләр кызыксына иде. Ул үзе бу мәсьәләдә дә гел тыныч булды. «Кешенең кем икәнлеген аңлау өчен миңа аның белән бер сәгать аралашу җитә. Шуңа күрә кемдер минем белән бары тик байлыгым, акчам өчен генә очрашыр, дигән курку юк миндә», – дия иде ул журналистлар белән әңгәмә вакытында.

Туй Болгарда, «Кол Гали» отелендә узган. 

Яшьләрне, аларның әти-әниләрен, дәү әти-дәү әниләрен чын күңелдән котлыйбыз! 
Никахлары гомерлек булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар