Астананың татар диаспорасы Муса Җәлил урамында өмә уздырды

Оештыручылар сүзләренчә, әлеге урамда өмә үткәрү күркәм гадәткә әверелгән

10 апрель көнне Казакъстан башкаласы - Астана шәһәренең Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил хөрмәтенә аталган урамда экологик өмә узды. Акцияне оештыру башлангычы белән җирле этномәдәни берләшмәләр чыккан. Җыештыру өчен төп объект шәех Кунт-Хаҗи исемендәге мәчет территориясе булган.

"Муса Җәлил урамында өмә үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Кагыйдә буларак, акцияне "Дуслык" Татар мәгърифәти-мәдәни үзәге оештыра. Быел безгә Астана Казакъстан халыклар ассамблеясы карамагындагы Аналар советы, "Таң" татар-башкорт үзәге, Дөнья хатын-кызлары дуслык үзәге, «PosadiDerevo.kz»нең төбәк иҗтимагый оешмасының башкала филиалы кушылды. Моннан тыш, Татарстан һәм Россиядән килгән кунаклар да теләктәшлек белдерде", - дип сөйләгән "Дуслык" үзәге җитәкчесе Җәннәт Низаметдинова.

Өмә тәмамлангач, җыелучылар мәчеттә Муса Җәлил һәм, гомумән,  Бөек Ватан сугышы кырларында башларын салучылар рухына дога кылды, дип хәбәр иткән Казакъстанның Татар һәм башкорт милли-мәдәни үзәкләре ассоциациясе вәкиле Ринат Дусумов.    

сылтама: http://tatar-inform.ru  

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 апрель 2021 - 07:00
    Без имени
    Бу ситуациядә сез үзегез гаепле бит. Дус кызыгызны гаилә арасында үзегез керткәнсез. Безгә гел әйтер киләләр иде. Кияүгә чыккач ир беренче урында булырга тиеш дип. Дус кызлар читтәрррәк. Ә сез икесен дә бер күргәнсез. Мондый ситуациядә киңәш бирергә бик авыр. Ләкин үзегезгә бикләнеп яту, шулай ук дөрес түгел. Ирегез белән сөйләшкәндә дөрес сүзләр кулланырга тырышыгыз.
    Дус кызымның баласы иремә охшаган...
  • 20 апрель 2021 - 22:40
    Без имени
    Балакаем, Аллах ярдэменнэн ташламасын сине. Минем дэ якын иптэш кызым иремне аздыра башлаган иде. Вакытында сиздем.
    Дус кызымның баласы иремә охшаган...
  • 19 апрель 2021 - 18:53
    Без имени
    Аллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.
    Мин бала таба алмаячакмын….
  • 18 апрель 2021 - 20:50
    Без имени
    Изге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏
     Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
  • 17 апрель 2021 - 21:42
    Без имени
    Жалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына
    «Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»