Логотип
Яңалыклар

Астанада Габдулла Тукай шигърияте кичәсе узды

Астанада Габдулла Тукай шигърияте кичәсе узды. Тукай атнасы-2016 кысаларында узган чара быел тууына 130 ел тулган шагыйрьнең иҗатына гашыйкларны җыйган иде, дип хәбәр итә "Казинформ" агентлыгы.

Очрашу чараны оештыручылар - Астана шәһәренең "Дуслык" Татар мәдәни үзәге рәисе Җәннәт Низаметдинова һәм ProBooks Китап укучылар клубы җитәкчесе Алтынай Ташетованың сәламләү чыгышыннан башланды. Аннары Тукай шигыренә язылган һәм татар халкының рәсми булмаган гимнына әверелгән "Туган теле" җыры башкарылды.

Кичәгә килүчеләр чәкчәк белән чәй эчте, шигырьләр сөйләде. Алар татар, рус һәм казакъ телләрендә яңгырады. Шунысы игътибарга лаек: җыелучылар арасында төрле милләт, һөнәр һәм яшь вәкилләре бар иде.

Искәртеп узабыз: Астана шәһәренең "Дуслык" Татар мәдәни үзәге Габдулла Тукайның тууына багышланган "Тукай язы-2016" чаралар циклы үткәрә.   

сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар