Логотип
Яңалыклар

​Армиягә – фәнни ротага



 1 нче апрельдән башланган язгы чакырылыш вакытында быел республикадан армия сафларына 3300 егет китәчәк. Аларның яртысы коры җир гаскәрләренә җибәрелә. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган чираттагы матбугат очрашуында ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте. 

Армия сафларына чакырылучы егетләрнең 80 проценты югары һәм урта һөнәри белемле. Фән белән шөгыльләнгән үтә талантлыларны фәнни роталарга җибәрәләр. Быел Татарстаннан анда 6 егет хезмәт итә башлаячак. Моннан кала узган ел илдә 3 фәнни-җитештерү ротасы оештырылды. Алар дәүләт хәрби заказлары әзерли.  

Гореф-гадәте яки дине рөхсәт итмәгәннәр өчен альтернатив хезмәт тә бар. Быел андый хезмәткә 22 егет барачак. Алар ике ел буе картлар йортында, психик авыруларны дәвалаучы хастаханәләрдә социаль хезмәткәр кебек престижы булмаган эшләр башкаралар. 

Сергей Погодин контракт буенча хезмәт итү хакында да искә алды. Узган ел 600 егет  килешү төзегән. Алар 2-3 ел хезмәт итәчәкләр.  

«Хәрби бурычын үтәүдән качып йөрүчеләр елдан-ел кими», – дип белдерде Сергей Погодин. Узган ел 116 егет хәрби комиссарлар белән «качышлы уйнаган». «Андыйлар административ җәзага тартылды, җинаять эше ачылганнар да бар», – диде хәрби комиссар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар