Арчада яшәүче Гамбәр Галиева сайлау көнне 100 яшьлеген бәйрәм итә

Сайлауда тавыш биргән йөз яшьлек әбине котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде.

 

Бүген - 18 сентябрьдә Арчада яшәүче Гамбәр Галиевага 100 яшь тулды. Ул Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирде, дип хәбәр итә "Арча хәбәрләре" газетасы.

Аны котларга  котларга район башлыгы Илшат Нуриев һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев килде.

Чистай районында дөньяга килгән Гамбәр Галиева 4 яшендә ятим кала Балаларны авылның мулласы Гайсә тәрбиягә ала. Гаилә коргач, Үзбәкстанга күченеп китәләр. Анда өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызы Дания Габбасовна Арчада педиатр булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Ике баласы инде вафат. 

чыганак - http://tatar-inform.tatar/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...