Логотип
Яңалыклар

Арча районында  хатын-кызлар «ябык клубка» җыелды

«Сөембикә» журналының «Матур булыйк» проекты Татарстан шәһәр һәм районнарында дәвам итә. 

 

«Сөембикә» журналының «Матур булыйк» проекты Татарстан шәһәр һәм районнарында дәвам итә. 

 Моңарчы Түбән Кама шәһәрендә, Чирмешән районында узган проектларда хатын-кызларны  зәвык белән киендеререгә генә өйрәтсәк, Арча районында зур десант белән бардык.  Чүпрәк – кеше күрке, билгеле, тик хәзер кием-салымга гына түгел, бит тиресен карау, эчке матурлыкны, психологик халәтне камилләштерүгә дә ихтыяҗ зур. Хатын-кызлар  хакында язган «Сөембикә», әлбәттә, моны белә. Шуңа күрә дә «Матур булыйк» проектына әлеге өлкәдән дә белгечләр чакырып, хатын-кызларны тагын да бәхетле итәргә  булды. Шулай итеп, Арча районына дизайнер, косметолог, психолог алып барды.  

Арча сәнгать мәктәбендә оештырылган очрашуны ханымнар «ябык клуб» дип атады. Анда районның хатын-кызлар җәмгыятенә кергән укытучылар, табиблар, муниципаль җирлек башлыклары, урта звено җитәкчеләре  җыелган иде. Җәмгыятьнең хуҗабикәсе Альмира Гатауллина чара югары дәрәҗәдә узсын өчен, җан атып йөрде. Без килүгә сәхнәгә дефилега чыгасы гүзәл затларны бизәндереп тә куйганнар иде.  

Замана ничек кенә алга барса да, без үз  милли йөзебезне онытырга тиеш түгел. Бу, билгеле, үз-үзебезне тотышыбызда, телебездә, мәдәниятебездә генә түгел, киенү рәвешендә дә чагылырга тиеш. Шуны исәптә тотып,  «Сөембикә» журналының баш редакторы урынбасары Рәмзия Кашапова киемнәрдә миллилегебезне чагылдырган маркерлар  хакында сөйләде. Баксаң, барысы да гап-гади: яка чылбыры, хәситә кебек аксессуар тагып куйсаң, әллә каян татар хатын-кызы булуың күренеп торачак.  

Екатеринбургтан Мәскәүгә күргәзмәгә барырга чыккан «Тааруга» автор –остаханәсе дизайнерларының юлы Арча аша узды. Алар журнал проекты кысаларында хатын-кызларга  яңа ел коллекциясен тәкъдим итте. (Казанда ул әлегә юк!)  Бохо стилендә тегелгән чәчәкле, озын, изүе ябык, җиңле киемнәр ханымнар күңеленә хуш килде. «Себердән үк булсалар да, нәкъ безнең киемнәргә охшаш бит болар», –  диештеләр. Модельләрдә әлеге киемнәрдән тулы образлар да тудырды дизайнерлар. Укытучылар, табиблар, җитәкчеләр сәхнәгә дефилега чыгып, үзләренең  гүзәл хатын-кыз булуларын тагын бер кат раслады. 

Хатын-кызның  киеме генә түгел, бит тиресе дә камил булырга тиеш. Аны карау, крем сайлау серләрен Арчаның гүзәл затларына ResedaODor маркасының хуҗабикәсе Резеда Нурисламова өйрәтте. Залдагылар косметологның  бәһасез киңәшләрен язып та барды. Күпләр үзләренә яңалык ачты. Моннан кала, Резеда ханым  махсус диагностика җиһазында  һәр килгән хатын-кызның бит тиресен тикшереп, индивидуаль киңәшләрен дә бирде. Нәрсәгә нәрсәгә, ә  косметологка барырга вакыты җитмәгән гүзәл затлар өчен бу зур бүләк булды.  

Хәзер бик күп хатын-кызлар психология белән кызыксына. Мөнәсәбәтләрне җайлау, җәмгыятьтә үзеңне табу өчен күпләр әлеге белгечкә мөрәҗәгать итә. «Матур булыйк» проекты бу җәһәттән психологны да җәлеп итте. Зөлфия  Әлмөхәммәтова ир белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне камилләштерү буенча лекция сөйләде, психология техникаларына өйрәтте. 

«Безнең районда төрле күргәзмәләр була, ләкин мондый форматта булганы юк иде әле», – диде Арча районы башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова  «Матурлык буенча белгечләргә барып җитеп булмый, ә монда алар үзләре килде», – дип, журналга рәхмәтен җиткерде. «Чын матурлык бәйрәме булды бу», – диделәр ханымнар мастер-класстан соң:  

Наилә Дәүләтшина: «Бик файдалы әйберләр хакында сөйләделәр». 

Альбина Фатыйхова: «Без бит чынлап та хатын-кыз, чибәр булырга хакыбыз бар дип тыңлап утырдык. Бәябезне үстердек. Эшкә матур һәм стильле итеп киенеп йөрисе килә башлады». 

Фәгыйлә Борһанова: «Шушы яшемә җитеп, бит тиремне тикшерткәнем юк иде, кызыксынмадым да.  Менә бүген яшь барган саен табигый  матурлык  кына җитмәвен, үз-үзеңне карарга кирәклеген аңладым.  Караган бит төсле, дип тиккә генә әйтмиләрдер инде ул (көлә).  Психолог киңәшләре бик ошады. Югыйсә без үз-үзебезгә психолог булып яшибез бит. Хатын-кыз барысына да җитешергә, ә иң элек үзен карарга тиеш. Менә шушы фикерне кат-кат расладылар бүген сәхнәдән. Бар яктан уйланып оештырылган. Рәхмәт сезгә!» 

 Кызыктыгызмы? Матур буласыгыз киләме? Димәк, «Сөембикә» журналы десанты сезгә дә барып җитәчәк! 

                                       

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күңелле кичә булды. Рәмзия Анваровна сезгә аерым рәхмәт!

    Хәзер укыйлар