Логотип
Яңалыклар

 Җанисәп талисманына конкурс старт алды!

Рәссамнар, дизайнерлар, башка иҗат кешеләре игътибарына! Сезнең эш бөтенроссия масштабындагы вакыйганың символы булуын телисезме? Ун елга бер уздырыла торган зур чара ул. 2020 елдагы Бөтенроссия халык санын алу талисманына конкурста катнашып, ничек 60 мең сум отарга? 

Рәссамнар, дизайнерлар, башка иҗат кешеләре игътибарына! Сезнең эш бөтенроссия масштабындагы вакыйганың символы булуын телисезме? Ун елга бер уздырыла торган зур чара ул. 2020 елдагы Бөтенроссия халык санын алу талисманына конкурста катнашып, ничек 60 мең сум отарга? 
14 гыйнварда конкурс эшләрен кабул итү башланды. Теләсә нинди объект (кеше, җәнлек, үсемлек, предмет һ. б.) талисман була ала. Алда уздырылган җанисәпнең символы, мәсәлән, футболкасына ВПН-2010 эмблемасы төшерелгән шат бер малай иде.  «Барлык эшләрдә дә авторлык сакланырга тиеш. Каяндыр күчереп алу, билгеле персонажлардагы элементларны куллану тыела. Талисман сурәтендә ВПН-2020 рәсми символикасын кулланырга ярый», – диелә конкурс шартларында.
Конкурста җиңүченең эше барлык җанисәп мәгълүмат материалларында, интернетта ВПН-2020 битендә, телевидениедә, шулай ук халык санын алуга багышланган чараларда урын алачак. Җиңүчегә 60 мең сум күләмендә акчалата приз тапшырылача.
Конкурс эшләрен кабул итү 10 февральгә, Мәскәү вакыты белән 12 сәгатькә кадәр дәвам итә. Анда 18 яшькә җиткән Россия гражданнары катнаша ала. Аның өчен ВПН-2020 (www.strana.2020.ru) сайтында алдан ук теркәлергә һәм махсус форманы тутырырга туры киләчәк. Конкурста катнашучылар үз эшләрен instagram битендә урнаштырып, аны @strana2020 актив ссылкасы һәм # талисман_ перепись хештегы белән билгеләп бара. Эшләр .png яки .jpng форматында башкарылырга тиеш. Бер кеше өчтән ары эшен тәкъдим итмәсен.
Җиңүче ике этапта ачыклана: ВПН-2020 сайтында гомуми тавыш бирү юлы белән һәм жюри сайлавы буенча. Жюрида – профессиональ рәссамнар һәм дизайнерлар, Росстат вәкилләре, ИД «Комсомольская правда», шулай ук конкурсны оештыручылар.
Тавыш бирү 11 февральдә ВПН-2020 сайтында башлана. «Лайклар» саны җыелган баллар санына тигез. Соңыннан иң күп балл җыючылар өчен шорт-бит тутырыла.
Икенче этапта шорт-биттәге проектларга бәя бирелә. Баллар исәпләнгәннән соң иң яхшы талисман образы ачыклана. Конкурс нәтиҗәләре 2020 елның 28 февраленнән дә соңга калмаска тиеш.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар