Логотип
Яңалыклар

Андрей Медведев: “Без Үзәк сайлау комиссиясенә тулысынча ышанабыз”

Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә уздырылган брифингта ТРда “Патриоты России” сәяси партиясенең төбәк бүлеге комитеты рәисе Андрей Медведев сайлауларда катнашучы партияләрнең бер үк төрле мөмкинлекләргә ия, аларның закон алдында бер дәрәҗәдә тигез булуына игътибар юнәлтте.
“Барлык 6 кандидатыбызны теркәү, аларның документларын җыю барышында бернинди тоткарлыклар күзәтелмәде, басым булмады. Барысы да уңышлы үтте, – дип сөйләде ул үзенең чыгышында, сайлау алды кампаниясе этаплары турында сүз йөртеп. – Без ТР Үзәк сайлау комиссиясенә тулысынча ышанабыз. Әлбәттә, билгеле, без уңай нәтиҗәләргә өмет баглыйбыз. Сайлауларның гадел рәвештә уздырылуын исәпкә алсак, парламентарийлар мәйданында “Париоты России” партиясе кандидатларына да урын булачагына ышанабыз”.
Андрей Медведев билгеләп узганча, “Патриоты России” партиясе 2002 елдан бирле яшәп килә. “Бу – республикабызда гади кешеләргә тормыш итүнең уңайлы шартларын булдыруны күз уңында тоткан конструктив партия”, - диде ул бу уңайдан.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/13/113543/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар