Логотип
Яңалыклар

Ана капиталы артачак

Яшь әниләр өчен күңелле яңалык бар! 2021 елда Ана капиталы 3,7 процентка үсәчәк. Әгәр беренче балага Ана капиталы алынган булса, икенче балага өстәмә түләү күләме 155.550 сум тәшкил итәчәк. Белгечләр исәпләвенчә, 2021 елда ана капиталын 1,2 миллион гаилә ала алачак. 

Беренче балаларын алып кайткан гаиләләр өчен Ана капиталы 483.882 сум булачак. Бу акчаны балаларны укытуга, торак шартларын яхшыртуга, ананың пенсиясенә,  инвалид балаларның социаль адаптациясенә, икенче балага өч яшькә кадәр айлык түләү алуга юнәлдерү рөхсәт ителә. 2020 елдан Ана капиталын бакча участогында торак йорт төзүгә тотарга да мөмкин. 
«Известия» сайты хәбәр иткәнчә, Ана капиталы өчен бирелгән акчаларны ата-ананың белеменә тотарга дигән тәкъдимнәр дә бар икән. Мондый мөмкинлек декрет ялында булган хатын-кызга социаль статусын  арттырырга да  ярдәм итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар