Әлмәт районы Елховой авылында урнашкан «Кизләү» чишмәсе чишмәсе – авыл халкының иң изге саналган урыннарының берсе. Чишмә янындагы заманча сквер – «Татнефть» оешмасы үткәргән грант конкурсы ярдәмендә төзелгән. Аны «НОВЬ» социаль-мәдәни проектлаштыру бюросы тормышка ашырды. Бу эшнең инициаторлары булып авыл җирлеге башлыгы Алмаз Хәсәншин һәм депутат Азат Лотфуллин тора
«Кизләү» чишмәсе дәвалау үзлекләре һәм борынгы тарихы белән билгеле. Авыл халкы аны «авылның йөрәге» дип атый: монда элек-электән туйдан соң кәләшне каршы алганнар, дини йолалар үткәрелгән, бәйрәмнәр узган. «Кизләү» чишмәсе суы изге санала, авыруларны дәвалау үзлегенә ия.
Проектның төп билгесе – җирле үзенчәлекләрне саклап калу. Архитектура элементлары авыл традицияләренә нигезләнеп эшләнгән, фольклор-антропологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен исәпкә алып төзелгән. Чишмә янында эскәмияләр урнаштырылган,бәйрәмнәр үткәрү өчен уңайлы мәйдан булдырылган.
Яңа арт-объект та проектның мөһим өлеше булып тора. Авыл халкы белән берлектә, пиксель-скотч техникасында ясаган бу объект – Елховой авылы тарихының күренекле мизгелләрен чагылдырган визуаль хроника. Ул авыл халкы сөйләгән истәлекләр һәм балалар рәсемнәре нигезендә булдырылган. Монда кәләшләрне чайпалдырмыйча чишмәдән су алып кайту, кер юу, каз өмәсе күренеше, авылны данлаган суган сурәтләнгән. Арт-объектның стилистикасы балалар рәсемнәренә һәм авыл музеен нигезләүче Хәлиулла Әхмәтшинның плакатларына нигезләнеп эшләнгән. Музей үзе Түбән Абдул авылында урнашкан. «Елховой елъязмасы»на әверелгән койма – үткән белән бүгенге арасындагы бәйләнеш символы.
Сквер төзелешендә экологик яктан чиста материаллар кулланылган: пресс-композит, табигый таш һәм агач. Бу материаллар табигать белән гармониядә булган, заманча һәм авылның тарихи кыйммәтләрен чагылдырган җәмәгать урыны тудырырга мөмкинлек биргән.
– Чишмәнең үзенчәлеге – авылның тарихи йөрәге булуында. Чишмә авыл тормышының үсеш ноктасына әверелергә тиеш, – дип сөйләде журналистларга проект архитекторы Мария Гусева.– Авыл башлыгы булсам, бу чишмәне тәртипкә китерергә дигән хыялым бар иде. Ул безнең генә түгел, ә тирә-як авыллар халкы өчен дә төп су чыганагы. Ремонт барганда да кешеләр чишмә суын кулланудан туктатмады. «Татнефть» гранты ярдәме белән чишмәне яңадан торгызу мөмкин булды, – дип сөйләде Елховой авыл башлыгы Алмаз Хәсәншин.
«НОВЬ» бюросы халыкара белгечләр, галимнәр, рәссамнар һәм архитекторлар командасыннан тора. Аларның эшчәнлеге – җәмәгать мохитен гына түгел, ә җирле мәдәни контекстны да колачлаган проектларны тормышка ашыру. Бу проект Әлмәттәге «Алтын алмалар турында әкиятләр» программасының дәвамы булып, алар ярдәме белән 40 тан артык арт-объект булдырылган.
Алина Гордеева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк