Логотип
Яңалыклар

Актер Ефремовка суд карары чыкты. Гаепле.

Бүген актер Михаил Ефремовны үлем очрагы белән тәмамланган ДТП өчен 8 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Актер суд залыннан кулга алынды. 

Бүген актер Михаил Ефремовны үлем очрагы белән тәмамланган ДТП өчен 8 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Актер суд залыннан кулга алынды. 
Суд залында әлеге карар яңгырагач, актерның якыннары, дуслары ах итеп куя. Ефремов үзе, күзләрен идәнгә төбәп, хөкем карарын эмоцияләрсез генә кабул итә. Журналистларга бернинди дә комментарий бирми. 
Бу көнгә чаклы актерны төрлечә яклап калырга тырыштылар. Аны яклаучылар тарафыннан, машина йөртүче Ефремов булмаган, бәрдерелгән машина шоферының гомере табибларның дөрес ярдәм күрсәтмәве аркасында өзелгән дигән версияләр әйтелде. Бүген суд барысына да нокта куйды. 
Суд бинасы каршында Михаил Ефремовны яклап, «Миша, без синең белән!» дип язылган плакатлар тотып чыгып басучылар да булган.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар