Логотип
Яңалыклар

Актанышта зур фаҗига: 6 яшьлек бала мәете табылган

Баланың мәете бүген «Актаныш басмалары» буасында табылган. Башта буа янындагы күпердә аның киемнәрен табалар һәм аны суга батып үлгән дип уйлыйлар. Әмма бераздан, ярдан 10 гына метр эчтә, аның үләннәр белән каплап куелган гәүдәсенә тап булалар... 

Баланың мәете бүген «Актаныш басмалары» буасында табылган. Башта буа янындагы күпердә аның киемнәрен табалар һәм аны суга батып үлгән дип уйлыйлар. Әмма бераздан, ярдан 10 гына метр эчтә, үләннәр белән каплап куелган аның гәүдәсенә тап булалар.  

Аның югалуы турында әнисе район полиция бүлегенә бүген иртән иртүк хәбәр итә. Алдагы көнне, ягъни 30 майда бала, 1997 елгы күршесенә ияреп, төнге уникенче яртыда өйдән чыгып киткән булган. 23 яшьлек ир-ат белән 6 яшьлек бала төнлә кая барганнар, ниләр булган – бу сорауларга әлегә җавап юк.  

Бала тигез гаиләдә үскән, әти-әнисенең начар гадәтләре юк – исерткеч эчемлекләр белән мавыкмыйлар.  

Сабыйга 6 яшь 21 май көнне генә тулган булган.  

 

 

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар