Логотип
Яңалыклар

Аида Гарифуллина 250 мең сум акча күчерде!

Күпләрегез «Строим хоспис вместе!» дип аталган игелек марафоны турында ишеткәндер инде...

 

Күпләрегез «Строим хоспис вместе!» дип аталган игелек марафоны турында ишеткәндер инде. Онкология белән авыручы балалар өчен Казанда 60 урынга исәпләнгән икенче хоспис төзелә башлады. Анжела Вавилова исемендәге Фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов хәбәр итүенчә, инде 30 миллионнан артык акча җыелган. 

Ә бүген марафон счетына Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, Вена опера театры солисткасы Аида Гарифуллина 250 мең сум акча күчерде! Рәхмәт, Аида! Син искиткеч тавышың белән генә түгел, игелекле гамәлләрең белән дә сокландырасың! Афәрин!    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар