Логотип
Яңалыклар

«Агропромпарк»та хәләл күргәзмә ачыла

Бүген Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» дип аталган Халыкара икътисадый форум башланып китте.

14 май көнне иртән Россия Федерациясе субъектларында «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектын гамәлгә кую мәсьәләләренә багышланган төбәк киңәшмәсе ачылды. Киңәшмәдә федераль башкарма хакимият органы вәкилләре, Россия субъектларында дәүләт хакимиятенең башкарма органы, үсеш  институтлары, иҗтимагый оешмалар һәм бизнес-берләшмәләрдән вәкилләр катнаша.  

Көндез «Агропромпарк»та «Kazan Halal Market» дип аталган күргәзмә эшли башлый. Әлеге күргәзмәдә бөтен дөньядан дүрт мең ярым төрдәге хәләл продукция тәкъдим ителәчәк. Дистәләрчә яңа брендка үзләре белән таныштыру өчен бу менә дигән мөмкинлек. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, күргәзмә мәйданы азык-төлек, косметика, кием-салым, атрибутика, аксессуарлар һәм йорт өчен кирәкле товарлар сату өчен ачык. 
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 19 майга кадәр эшләячәк. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар