Логотип
Яңалыклар

30 августка башкала халкына бүләк ясыйлар

«Коронавирус белән көрәштә Казан урамнарын юалар, һәр көнне тукталышларны махсус антисептиклар белән сөртәләр», – дип белдерде бүген Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында Казан Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты башлыгы Игорь Куляжев. Матбугат очрашуында шулай ук башкала халкына 30 августка бүләк әзерләүләре хакында әйттеләр.

Коронавирус белән бәйле вазгыять юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эшчәнлегенә төзәтмәләр кертми. «Алар штатлы режимда эшли», – дип белдерде Игорь Куляжев. Ул Казан урамнарын ике тапкыр вируска каршы махсус шампунь белән юганнарын әйтте.  


Татарстанда юл хуҗалыгы белән бәйле барлык эшләрнең план буенча баруын белдерде Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин. Илдә икътисадый вазгыять авырлашуга карамастан, әлегә юл төзелеше буенча программаларга үзгәрешләр кермәгән. Бары тик республика күләмендә гамәлгә ашырылган «Безнең ишегалды» проекты 5 елга сузылачак. Моңа кадәр ул 3 елга исәпләнгән иде. 


Ленар Сафин шулай ук 30 августка Зур Казан боҗрасы буенча трамвай йөри башлаячагын хәбәр итте. «Бу зур проект. Төзелеш тәүлек әйләнәсе бара. Куелган срокларга җитештерербез дип ышанам», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар