Логотип
Яңалыклар

2017 елда Россиядә инвалидларны эшкә урнаштыруга зур игътибар биреләчәк

2017 елда Россиядә физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең 37 проценты эш белән тәэмин ителергә тиеш. Татарстанда бүген үк бу юнәлештә эш башланды, предприятиеләр белән сөйләшүләр алып барыла. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, Казан сәнгать училищесы белән, инвалидларны сувенир продукцияләрен ясарга һәм сатарга өйрәтергә мөмкин оешмалар белән дә сөйләшүләр үткәрелә.

“Без бөтенебез дә беләбез, III төркем инвалидлар эшли ала. Шуңа күрә аларга хәзер бу юнәлеш өстенлекле булып тора”, – дип белдерде министр.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар