Логотип
Яңалыклар

​20-23 сентябрьдә Казанда «Татар кызы-2017» халыкара бәйгесенең сайлап алу турлары уза


Кичә, 20 сентябрьдә Татар дәүләт филармониясендә Татарстан этабының финалы узды. Анда республиканың зона турларында җиңгән 11 кыз катнашты һәм «Татар кызы-2017» халыкара бәйгесенең финалында Татарстан данын яклаячак кызның исеме билгеле булды. 

Ул – Чирмешән районы Кармыш авылы кызы Гөлназ Гатина. 

Гөлназ – Казан (Идел буе) федераль университетының икенче курс студенты, финанслар белгече булачак. Гөлназның бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәсе зур, узган ел ул «Яз гүзәле» вузара бәйгесендә икенче урынга лаек булып, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ильдар Гыйльметдиновның махсус бүләген алган иде. 

  21-23 сентябрьдә Казанда бәйгенең ярымфиналы уза. Анда Россиянең төрле төбәкләрендә беренче турда җиңеп килгән кызлар  осталыкларын күрсәтәчәк, финалга чыгу өчен көч сынашачак. Аларның пешерү, шамаил нәкышлау һәм калфак чигү буенча осталыкларын сынаячаклар. 

Бәйге нәтиҗәләре буенча финалга 12 кыз сайлап алыначак. 

 «Татар кызы-2017» халыкара бәйгесенең финалы быел 24 октябрьдә Уфада уза.
Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.   
    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар