Логотип
Яңалыклар

17нче "Татар җыры" турында 17 факт

Иң кыйммәтле күлмәкне кем киде, Салават ни өчен килмәде, Айдар Галимов "барс"ын кемгә бүләк итте...

Иң кыйммәтле күлмәкне кем киде, Салават ни өчен килмәде, Айдар Галимов "барс"ын кемгә бүләк итте...
 
1. Быел 26 җырчыга "Алтын барс" сыны бирелде.
2. Җырчыларны 17 номинациядә бүләкләделәр. 
3. Азалия Зиннәт берьюлы ике "барс" сынына лаек дип табылды: "Иң зәвыклы җырчы" һәм "Иң яхшы клип авторы" номинацияләрендә.
4. Ә менә моңарчы ел да катнашып килгән Салават Фәтхетдинов быелгы "Татар җыры"нда күренмәде. Мәскәүдә концерты булу сәбәпле килә алмады, дип аңлатты оештыручылар аның юклыгын.
5. Тантананы Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров алып барды. Аларның "Татар җыры"н бергә алып бара башлауларына быел биш ел булган икән. Ә Сәфәрова "Татар җыры"н алып баручы ролендә быел сәхнәгә 11нче тапкыр чыкты.
6. Җыр бәйрәменә Президент Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул сәхнәгә чыгып сүз әйтмәде, җырчыларга хөрмәтен бер кәрзин чәчәк бәйләме рәвешендә генә белдерде. 
7. Күптән түгел Хәния Фәрхи үзенең беренче "Алтын барс"ын урлатуы хакында сөйләгән иде. Брошь рәвешендәге "барс"ны концерт костюмына тагып йөргән ул, ә бер районда бүләкне чәлгәннәр. "Татар җыры"н оештыручылар бу гаделсезлеккә битараф кала алмаган. Быел Хәния Фәрхигә, гадәти "барс"тан тыш, брошь рәвешендәгесе дә бирелде. 
8. Ришат Фазлыйәхмәтов белән Иркәгә "Алтын барс"ны Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев тапшырды. Котлау сүзләре белән беррәттән сәхнәдән шигырь дә ирештерде ул. Анда сүз күптән түгел булып узган "Үзгәреш җиле" фестивале турында барды:
Килде фәрман үзгәрергә,
Исеп үтте "җил"ләре,
"Җил"ләре дә китеп барды,
Көтәм "яңгыр" килгәнен...
9. Айдар Галимов быелгы "барс"ын узган ел дөньяга килгән оныгы Сафиягә багышлады.
10. "Барс" сынын беренче тапкыр алучылар арасында Лилия Хәйруллина, Гөлназ Батталова, Рамил Закиров кебек яшь җырчылар, шулай ук әлегә исеме тамашачыга яхшы таныш булмаган Алимэ Сафина, Руслан Зөлкәрнәев, Ринат Гыйльфанов кебек башкаручылар да бар иде.
11. Җырчы Иркә тантанага авырган килеш килүен белдерде. Температурасы югары булуга һәм тамагы авыртып торуга карамастан, "тере тавыш"ка җырлады ул. Быелгы "барс" аның коллекциясендә җиденчесе инде.
12. Оештыручылар: "Быел фәкать "тере тавыш" кына булачак", - дип ышандырган иде. Чыннан да, җырчыларның күпчелеге үз тавышына җырлады. Тамашачылар фикеренчә, бер-ике чыгыш кына фонограммага булды.
13. Быел сәхнәне бизәүдә декорацияләр кулланылмады, фәкать компьютер графикасы һәм биючеләр генә тамашаны җанландырды.
14. Оештыручылар әйтүенчә, быел без "Татар җыры"нда күргән костюмнарның иң кыйммәтлесе - Азалия Зиннәтнеке. Аның бәясе - 400 мең сум.
15. Ә иң арзан күлмәк 40 мең сумга төшкән.
16. Быелгы "Татар җыры"ның гомуми бюджеты 12 млн сум дип бәяләнде.
17. Быел "ТМТВ" телеканалына 5 яшь тула. Шул уңайдан апрель аенда узачак тантанага да чакырдылар "Татар җыры" сәхнәсеннән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар