Логотип
Яңалыклар

14 декабрьдә 2016 елның иң күркәм гаиләсе ачыкланды

“Күркәм гаилә проектын “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы - “Гаилә һәм мәктәп” журналы тормышка ашыра. Ел дәвамында Татарстан районнарында һәм Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә әлеге бәйгенең сайлап алу турлары узды. Быел исә бәйгедә барлыгы 100дән артык гаилә матур яшәү серләре белән уртаклашты. Алар арасыннан иң-иң дип табылган җидесе – Балтач районыннан Тләковлар һәм Фәезовлар, Мөслимнән Шәйгәрдановлар, Биектау районыннан Ситдыйковлар һәм Агеевлар, Арчадан Хәйруллиннар, Киров өлкәсеннән Сәлаховлар Казанга финал турына чакыру алды. Алар ТР Халыклар Дуслыгы йорты концерт залында чыгыш ясаячак. Иң күркәм гаиләне республиканың Дәүләт Советы депутатлары, шагыйрь-язучылар, БТК каршындагы иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән бергә, бәйгедә алдагы елларда җиңү яулаган гаиләләр дә билгеләнде.

“Күркәм гаилә” бәйгесе инде өченче ел рәттән үткәрелә. Аның максаты – авыл җирендә яшәп, күркәм әхлаклы балалар үстерүче үрнәк гаиләләрне барлау, таныту. Бу – гаилә кыйммәтләрен, гаиләле тормыш фәлсәфәсен алга сөрү, буыннар чылбырын нык итү өчен дә мөһим вакыйга. Җиңүче гаилә “Гаилә һәм мәктәп” журналы тышлыгында урын алачак, алар турында язма басылачак. Һәр гаиләгә иганәчеләрдән бүләкләр әзерләнде.

Россиянең күркәм гаиләсен ачыклау һәм бүләкләү чарасына ТР Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “ТАТМЕДИА” АҖ вәкилләре, район мәгариф бүлеге һәм идарә җитәкчеләре, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар да чакырулы. Шулай ук бәйрәмдә танылган җырчылар Рәсим Низамов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Илмир Ямалов һ.б. чыгыш ясады.

Чара фотоларын http://www.magarif-uku.ru сайтыннан алу мөмкин булачак. Сораулар белән 222-06-02, 8 987 223 78 90 телефоны буенча бүлек мөхәррире Эльза Хамматовага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар