Логотип
Яңалыклар

​13,5 процент татарстанлы сайлауларда тавыш бирергә өлгергән

Бүген Россия күләмендә бердәм сайлау көне уздырыла.

Иртәнге 10.00гә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы 13,50 процент сайлаучы кандидатлар өчен тавыш биргән. Әлеге мәгълүмат “Выборы” РФ дәүләт автоном системасы тарафыннан китерелә.

Мисал өчен, республиканың Апас районында 46,38 процент, Кайбычта 44,1 процент, Теләчедә 43,13 процент, Баулыда 19,1 процент, Балтачта 32,66 процент, Бөгелмәдә 13,44 процент, Алабугада 21,9 процент, Зәйдә 30,8 процент кеше сайлауларда катнашырга өлгергән.

Бүген Россия күләмендә бердәм сайлау көне уздырыла. Дәүләт Думасына VII чакырылышка депутатлар сайлауларда 14 партия катнаша - «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Гадел Россия», «Яблоко», Үсеш партиясе, ПАРНАС, «Родина», «Россия патриотлары», «России коммунистлары», «Гражданлык платформасы», «Гражданлык көче», Пенсионерларның гаделлек өчен Россия партиясе, «Зеленые». Бер мандатлы округлардан 23 кеше үз-үзен тәкъдим итә. Барлыгы депутатлыкка 6,5 меңнән артык кандидат дәгъва итә. Алар өчен тавышларын 111,6 млн тирәсе Россия гражданы бирә ала. 

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар