Логотип
Яңалыклар

11 шәһәр – 11 спектакль

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының ишекләре 6 июльгә кадәр ачык булачак.

«Футбол буенча Бөтендөнья Чемпионаты 11 шәһәрдә уза, без дә 11 спектакль әзерләдек, – диде театрның директоры Илфир Якупов. – Алар төрле жанрдагы, милли колоритлы спектакльләр. Театрга килгән кеше 3 сәгать татар рухы белән яши. Бу – киемнәр дә, музыка да, татар тормышының чагылышы да. Шул рәвешле чемпионат кунакларын татар мәдәниятенең кухнясы белән таныштырырга телибез».

Камал театрны һәр спектакльне рус һәм инглиз телләренә синхрон тәрҗемә итүе белән дә үзенчәлекле. Хәтта Мәскәү театрларының барысы да да синхрон тәрҗемә белән мактана алмый.

Илфир әфәнде спектакльләрне матч узганн көннәргә куймауларын әйтте. Җанатарларның шәһәр белән, шәһәрнең мәдәни тормышы белән танышыр өчен вакытлары җитәрлек булсын дигәннән чыгып эшләнгән эш икән бу.

Тагын бер мөһим яңалык: җанатар паспорты булган тамашачыларга билетларны илле процент ташлама белән сатачаклар. Ташламалардан инде бүгеннән үк файдаланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар