Логотип
Яңалыклар

​100 көн: Татарстанда узачак WorldSkills бөтендөнья чемпионаты

WorldSkills

1. Һөнәри осталык буенча WorldSkills-2019 Дөнья чемпионатында 67 илдән 1400 кеше 56 компетенция буенча көч сынашачак. Барлыгы 3500 волонтер, 1300 эксперт, 1300 журналист катнаша. Туристларны, катнашучыларны озата килүчеләрне дә исәпкә алып, кунаклар саны 7 мең булыр дип көтелә.

2. WorldSkills тарихында беренче тапкыр 50 яшьтән өлкәнрәкләр осталыкларын сынап караячак һәм юниорлар ярышачак. 

3. Чемпионат талисманнары: ике яшь һөнәрче – Алтын һәм Алмаз. Алар яшьлек, һөнәри осталык, интеллект һәм дуслыкны гәүдәләндерә. 

4. Чемпионат мәйданында FutureSkills киләчәк һөнәре буенча ярыш үткәрер өчен «Акыллы шәһәр» төзелә. 

5. Чемпионат кысаларында Министрлар саммиты уза.

6. Универсиада авылы август ахырына кадәр WorldSkills авылы дип үзгәртелә. Анда чемпионатта катнашучылар яшәячәк.

7. WorldSkills Kazan-2019 чемпионатының ачылу һәм ябылу тантаналары «Казань-Арена» стадионында уза.  Тамашага билетларны 30 майдан рәсми сайтта сатып алырга мөмкин. Бәяләре: 300–1200 сум. 

8. «Казань Экспо»да үтәчәк ярышларга чакыру билетлары белән генә керергә мөмкин булачак. Ул – бушлай. Билетны рәсми сайттан чыгарып алырга кирәк. Ярыш карарга бару өчен иң уңайлы транспорт – электропоезд. 

9. 25 майда Татарстанда WorldSkills әләме эстафетасы башлана. 22 августка кадәр ул республиканың барлык районнарында булачак. Ябылу тантанасында әләм киләсе чемпионат узасы шәһәр – Шанхайга тапшырыла. 

10. 19 майда Казанда Горький исемендәге ял паркында чемпионатка багышланган Skills bazar уза. Анда 20 остаханә эшләячәк. Һәр кеше теләгән һөнәре буенча үзен сынап карарга мөмкинлек алачак. 

11. 20–24 майда «Казань Экспо» күргәзмәләр үзәгендә «Яшь һөнәрчеләр» VII Бөтенроссия чемпионаты уза. Ул WorldSkills-2019 Дөнья чемпионатында генераль репетиция булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар