Логотип
Яңалыклар

​ 1 гыйнвардан пенсия арта


Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре алдагы алты елда индексация нигезендә һәр ел саен артып торачак. Бу канун белән беркетелгән инде, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Россия пенсия фондының Татарстан буенча идарә башлыгы урынбасары Елена Полякова.  

Татарстанда барлыгы 1 млн. 147 мең пенсионер яши. Әлеге үзгәрешләр аларның 800 меңенә кагыла. Ел башыннан Россиядә уртача пенсия бер меңгә арта. «Бөтен кешегә дә бу сумма өстәлә дигән сүз түгел», – дип аңлатты Елена Полякова. Һәр кешенеке ул шәхси рәвештә исәпләнә. Мәсәлән, 2018 елда 15 мең сум күләмендә пенсия алучыларныкы – бер мең сумга, ә уң мең алучыларныкы 700 сумга арта. Гыйнвар аенда алачак пенсиянең төгәл суммасын белү өчен гади генә формула да бар: декабрь пенсиясен 1,075 кә тапкырларга гына кирәк.  

Эшләүче пенсионерларга индексация беренче августта була. Социаль пенсияләр беренче апрельдән арта. 

Киләсе ел башыннан авыл җирендә яшәгән кешеләрнең пенсияләре дә 25% ка күтәрелә. Моның өчен авыл хуҗалыгы тармагында 30 ел эшләү, авылда яшәү һәм хәзерге көндә эшләп йөрмәү шарт.  

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чираттагы" эткэ сояк ату",хазер барлык эйберлэрнен хаклары 100тапкыр артачак.

    Хәзер укыйлар