Логотип
Камыр ашлары

Судактан өчпочмак

(Әстерхан күчтәнәче)


Камыр: 250 мл сөткә: 250 г
маргарин, 2 йомыр­ка, 10 г тоз, 
15 г шикәр комы, 750 г он.
Камыр йомшак булырга тиеш.

Эчлек өчен: 1 кг судак филесы, 
500 г кыздырылган суган, 
300 г ваклап туралган бәрәңге,
80 г укроп, 20 г тоз, 5 г төел­гән кара борыч. Судакны 1 см итеп шакмаклап турыйбыз. Кыздырылган суганны, туралган бәрәңгене, яшел укропны, тоз һәм борычны бергә кушып болгатабыз. Камырдан 75 әр граммлы түгә­рәк­ләр әвәләп җәябез һәм һәркайсына 
50 шәр грамм эчлек, 5 әр грамм ак май салып чыгабыз. Өчпочмак формасына кертеп, чит-читләрен бөрәбез. Өчпочмак өстен йомырка сытып тугланган, сыр кушылган май белән майлыйбыз һәм 
30-40 минутка мичкә тыгабыз.  

Сүриянең сере: "МЕЛИЯ 999": http://syuyumbike.ru/zaman-hem-bez/arabyzdan-berebez/?id=4693

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Оч почмак оч почмак булырга тиеш балык почмагы тугел

    Хәзер укыйлар