Логотип
Камыр ашлары

Шагыйрә Гөлнур АЙЗАТтан кишер бәлеше

Элек кишердән бәлешне бик еш пешергәннәр. Соңгы вакыт бу рецепт бераз онытыла төште.

Элек кишердән бәлешне бик еш пешергәннәр. Соңгы вакыт бу рецепт бераз онытыла төште. Хәзер аны кабат хәтердән барлап, пешереп карау өчен нәкъ вакыты: түтәлләрдә инде яңа кишерләр өлгереп килә.  Өстәвенә ул бик җайлы, җиңел. Әмма иң мөһиме – тәмле! 

Кирәк: 
Камыр өчен:
коры чүпрә («Саф момент», 11 гр);
ярты чынаяк сөт;
ярты чынаяк су;
3 аш кашыгы сыек май;
1 чәй кашыгы тоз;
2 аш кашыгы шикәр комы;
он. 


Эчлек өчен: 
3 кишер;
1 аш кашыгы лимон согы;
3 аш кашыгы шикәр комы;
3 аш кашыгы ак май;
7 данә кара җимеш;
2 йомырка.

Эш тәртибе: 
* кишерне угычтан уабыз;
* майлы табада 5 минут кыздырып алабыз:
* сыгып лимон согы өстибез;
* төшен алып, турап кара җимеш салабыз;
* шикәр комы өстибез;
* кыздырган кишер бераз суынгач, ике йомырка сытып бутыйбыз – ул эчлекне тотрыклырак итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар