Өмеҗе бәлеше

Өмеҗе – Барда татарлары телендә кура җиләге дигән сүз. Мондый бәлешне дә фәкать Барда якларында гына пешерәләр. Ә безгә аны Пермь кызы, яшь җырчы Чулпан Юсупова пешереп күрсәтәчәк.
Хәтерләсәгез, татар эстрадасына «Кыр казлары» җыры белән килеп кергән иде ул. Җыр-моң белән яшәгән әнисеннән күчкән бу талантын үстерү өчен, мәктәпне тәмамлауга ук туп-туры Казанга, мәдәният мәркәзенә юл тота Чулпан. Хыялы – фәкать җырчы гына булу. Казан дәүләт университетының музыка факультетын тәмамлый, берара театр училищесында вокал дәресләре бирә. Тамашачы аны тәүге тапкыр «Сандугач керде күңелгә» конкурсында күрә. Бүген инде Чулпан үзен тулысы белән иҗатка багышлаган. Аның бүтәннәрне кабатламас үз репертуары, үз тамашачысы бар. Алда тагын бер хыялы көтә – элеккеге ретро җырларга яңа сулыш өрү.
Сәхнәдән бушауга ул тизрәк гаиләсенә, улы Солтан янына ашыга. Өйдә туры килгән сирәк минутларында тәмле камыр ашлары пешереп, якыннарын сыйлаудан ямь таба. Ул тәкъдим иткән бәлешне вакыт ягы бик чамалы булганда да пешереп өлгертеп була. Аңа нибары 20 минут кирәк.
Кирәк:
* 3 йомырка;
* 120 г атланмай;
* 0,5 стакан шикәр комы;
* 2 стакан он;
* 300 г кура җиләге;
* 0,5 бал кашыгы чәй содасы һәм аш серкәсе;
крем өчен:
* 0,5 стакан кибет каймагы һәм 0,5 стакан шикәр комы.

Эш барышы:
1. Тирән савытка йомырка сытып, бүлмә температурасында йомшартылган атланмай, шикәр комы салып, кашык белән бик яхшылап туглыйбыз.


2. Шушы сыеклыкка ярты бал кашыгы аш серкәсендә сүндерелгән чәй содасы кушабыз.
3. Аннары 2 стакан он салып, төерләре калмаслык итеп кашык белән туглыйбыз. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш.

4. Камырны төбе майлы табага бушатып, кашык белән өстен тигезлибез. Камыр өстенә кура җиләге тезеп чыгабыз. Җиләкләрне чак кына камырга батыра төшәргә кирәк.

Җәй көне пешерсәгез, кура җиләгенең яңа өзелгәнен кулланырсыз, әлегә катырылган җиләкләрдән пешереп торабыз. Кура җиләге урынына төше алынган чия яки кара карлыган да тәмле була.
5. Бәлешне 30 минутка 180–200 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз.

6. Ул пешкән арада ярты стакан кибет каймагына ярты стакан шикәр комы туглап, крем әзерләп куябыз. Шикәр комы эреп бетәргә тиеш. Яратсагыз, бер чеметем генә ванилин да куша аласыз.

7. Бәлешне мичтән алуга, өстеннән крем агызабыз. Аның чак кына бәлешкә сеңеп киткәнен көтәбез дә, матур итеп кисеп, табынга чыгарабыз.

Матурлык өчен өстенә уылган шоколад сибәргә, бөтнек яфрагы белән бизәргә мөмкин.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.