Кортлы төш

Мондый төшне Зәй районының Имәнлебаш авылында гына ясыйлар. Кортлы төш аларда кайчандыр Сабантуйларның иң зур сые саналган. Дөрес, элеккегеләр аңа киндер орлыгы куша торган булганнар. Ә Нурлыбәнат апа ИМАМИЕВА кортлы төшне бүген көнбагыштан ясый.
Кирәк
Эш барышы
Йомырка, май, тоз, чәй содасы, он кушып, йомшак кына итеп камыр басабыз. Бүлеп-бүлеп алып, куна тактасында аны кул белән генә җәябез. Аннары 1 см итеп кисеп чыгабыз һәм кулда тәгәрәтеп тасмалар ясыйбыз. Шул тасмаларны, әйләндерә-әйләндерә, кисәбез.
Газга – сүрән утка май кыздырырга куябыз. Шуңа чама белән эретелгән ат мае кушабыз. Эреп бетәр-бетмәс майга төшне салабыз. Кул белән кагылмыйча, пычак белән генә этеп төшерәбез. Кабарып менмичә, майга салган төшкә кагылмыйбыз, бутамыйбыз. Кызарганчы пешерәбез.
Әзер төшләрне дуршлагка алабыз.
Шикәр комына бал һәм аз гына су салып, сүрән утта бер кат кайнатып, кабартып алабыз.
Эретелгән балга көнбагыш онын кушабыз. Аннан, бал катканчы, зур савытта төшне көнбагышлы бал белән бутыйбыз. Төшләрдән шар формасындагы түгәрәкләр ясап, тәлинкәгә тезәбез. Шарлар ясаганда кулга бал ябышмасын өчен, кулны салкын суда манчып алыгыз.
Кирәк
- 0,5 кг көнбагыш (2 –3 тапкыр юганнан соң, кыздырып, 3–4 тапкыр иттарткыч аша чыгарабыз);
- 10 йомырка (суыткычта өшетеп, угыч аша уабыз);
- 2 аш кашыгы май;
- тоз, кашык очында гына чәй содасы;
- он;
- ат мае;
- 250 г шикәр комы;
- 3 аш кашыгы бал
Эш барышы
Йомырка, май, тоз, чәй содасы, он кушып, йомшак кына итеп камыр басабыз. Бүлеп-бүлеп алып, куна тактасында аны кул белән генә җәябез. Аннары 1 см итеп кисеп чыгабыз һәм кулда тәгәрәтеп тасмалар ясыйбыз. Шул тасмаларны, әйләндерә-әйләндерә, кисәбез.
Газга – сүрән утка май кыздырырга куябыз. Шуңа чама белән эретелгән ат мае кушабыз. Эреп бетәр-бетмәс майга төшне салабыз. Кул белән кагылмыйча, пычак белән генә этеп төшерәбез. Кабарып менмичә, майга салган төшкә кагылмыйбыз, бутамыйбыз. Кызарганчы пешерәбез.
Әзер төшләрне дуршлагка алабыз.
Шикәр комына бал һәм аз гына су салып, сүрән утта бер кат кайнатып, кабартып алабыз.
Эретелгән балга көнбагыш онын кушабыз. Аннан, бал катканчы, зур савытта төшне көнбагышлы бал белән бутыйбыз. Төшләрдән шар формасындагы түгәрәкләр ясап, тәлинкәгә тезәбез. Шарлар ясаганда кулга бал ябышмасын өчен, кулны салкын суда манчып алыгыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.