Логотип
Камыр ашлары

Эремчекле кабартма рецепты



Кирәк булачак: 1,5 ст он, 3 аш кашыгы шикәр комы, май, 3 йомырка, куе каймак, эремчек, тоз, разрыхлитель.

Камыр әзерләү: 3 йомыркага шикәр комы салып, яхшылап болгатабыз. Шуннан әлеге сыеклыкка каймак, эретелгән май, бераз тоз, разрыхлитель һәм он салып камыр басабыз.

Эремчекне яхшылап изәбез һәм йомырка белән шикәр комы кушабыз.
Әзер камырны 0,5 см калынлыкта җәябез һәм диаметры 10 см булган түгәрәк итеп кисәбез (моның өчен кечкенә табак кулланып була). Түгәрәкнең бер ягына эремчек салып чыгабыз да, икенче ягын каплап куябыз. Камырның кырыйларын тоташтырырга кирәкми
Әзер сочникны майлаган табага тезәбез һәм йомырка сарысы белән майлыйбыз. Сочник 180 градус кызулыкта 20-30 минут пешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар