Чәкчәк
Чын чәкчәкне мин үзебезнең Минзәлә ягында ясыйлар дип уйлыйм. Анда камырны йомырка, әз генә тоз, он кушып ясыйлар. Камырны бау кебек тәгәрәтәләр дә, урман чикләвеге зурлыгында кисеп, майда пешерәләр. Чәкчәк бик тәмле була, әлбәттә. Ләкин кискәндә камыр кулга ябышып интектерә. Күбрәк онласаң, май тиз кабара, аны еш алмаштырырга туры килә. Шуңа күрә мин камырны икенчерәк әзерли башладым.
Эмаль савытка 5 йомырка (икесенең сарысын гына алырга), 5 десерт кашыгы тулыр-тулмас кайнамаган сөт, 1 балкашыгы (тутырып) шикәр комы, балкашыкның очына гына элеп, бераз тоз салып, нык кына тугларга (кул белән дә ярый). Он салып, әкрен генә басарга. Токмач камырыннан йомшак булсын. Онны әз-әзләп кушарга кирәк.
Камырны өч өлешкә бүлеп түгәрәкләргә: икесен каплап куясың, берсен җәясең. Онламаска тырышырга. Токмач камырыннан калынрак итеп (3-4 мм чамасы) җәяргә, аны тасмаларга бүлеп (киңлеге 2-3 см), эрерәк токмач итеп кисәргә. Кисә барасың, төшләрне майда пешерә барасың.
Бал. 350 г балны утка куеп эретеп бетерәсең, аңа 1 стакан шикәр комы салып, бөртекләре беткәнче болгатып торасың. Күбекләнә башлый. Шуннан озак тормый (бер-ике минуттан) уттан алып, балны төшләр өстенә коясың да чәкчәк ясыйсың.
“Чәй дә шикәр!” — дигән борынгылар.
Фәтхия Бәдретдин кызы САБИТОВА

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
2 март 2021 - 22:12Без имениГомер ул бер генэ, Килми ул гел генэ. Син анын, кадерен бел генэ.! Марат С.Н.Карындашым – көндәшем
-
2 март 2021 - 20:39Без имениДеградациянең аргы ягы.Ир күрдем дип балаларыңны ничек эт көненә төшерергә мөмкин. Кире кайтарып булса...
-
2 март 2021 - 21:14Без имениИ бала китапларга язар лык.нилэр кылдынн?!? БИК яшьсен,...Ришат Төхвәтуллин турында китап чыгачак
-
2 март 2021 - 12:28Без имениИкесенең дә беренче никахлары булган ир белән хатын гына кавыша диләр шул ахирәт дөньясында.Вәгъдә йөзеге
-
2 март 2021 - 15:10Без имениӘйе, шөкер, Рәисә исән-сау. Карап торырга бер дә көчлегә охшамаган ул... Әмма тормышта аңа бик күп сынаулар узарга туры килә... Уза ул аларны... Лаеклы уза... Сабыр, көчле, тәвәккәл ул бүген дә...Буран эчләрендә буран
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.