Яшелчәдән шашлык

Кытайлар кешенең ашказанын чынлап та бер казан дип күзаллап, ул гел акрын гына кайнап торырга тиеш, диләр. Кышын казанны кайнатыр өчен «гайрәтлерәк утыннар» кирәк, шуңа да итле, майлы ризыкларны күбрәк кулланалар. Җәен исә «утны» киметү тиешле — яшелчә, җиләк-җимеш ише җиңел ризыкларга күчү мәслихәт. Тик менә күп кеше яшелчәне өнәп бетерми. Аларның, мөгаен, яшелчәдән әзерләгән шашлык ашап караганнары юктыр.
Пешереп карагыз әле!
Пешереп карагыз әле!
Кирәк:
* 1 ташкабак;
* 1-2 баклажан;
* 4-5 помидор;
* төрле төстәге болгар борычы;
* 200-250 г адыгей сыры;
* тоз-борыч;
* аштәмләткеч үләннәр;
* үсемлек мае;
* агач таякчыклар.
Камыр өчен:
* 150 мл кефир;
* 150 мл су;
* 200 г чамасы он;
* тәменчә тоз, борыч.
Эш барышы:
Ташкабак белән баклажанның кабыгын чистартабыз. Помидордан кала, барлык яшелчәләрне дә эрерәк шакмакларга турыйбыз һәм тоз-борыч, аштәмләткечләрне салып, ярты сәгать маринадлыйбыз.Помидор белән сырны да шундый ук шакмакларга турыйбыз.
Кефир, су һәм оннан каймак куелыгында камыр ясыйбыз (бик сыек булмасын, югыйсә табага салганчы ук агып бетәр). Тоз, борыч сибәбез.
Яшелчәләрне һәм сырны агач таякчыкларга аралаштырып тезәбез.
Таякчыкка тезелгән яшелчәләрне камырга манып алабыз. Савытыгыз таррак булса, камырны кашык белән өстән коярга да була.
һәр ягы да кызарганчы майлы табада әйләндерә-әйләндерә кыздырабыз. Табага майны бик күп салмагыз, 2 см чамасы булса, шул җитә.
Әзер шашлыкны артык маеннан арындыру өчен кәгазь тастымалга куеп торабыз һәм тәлинкәгә матурлап тезеп, кайнар килеш табынга чыгарабыз. Янына сарымсаклы каймак бирергә мөмкин.
Итсез ризыкны өнәмәүчеләр яшелчә янына пешкән тавык ите яки казылык та өсти ала.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.