Логотип
Икенче ашлар

​Тәмле «ханым»

Бу мастер-классны без Азнакайдан ук төшереп кайттык. Үзбәкләр­дән кергән әлеге ризыкны Фирая ЮНЫСОВА өендә бергәләп әзерләдек. Аны бәрәңге белән генә дә пешерәләр. Без исә ит тә кушарга булдык. 
 

Кирәк: 


 1 кг фарш;
 1 кг бәрәңге;
 1 кг суган;
 4 помидор;
 тоз-борыч;
 атланмай.

 Камыр басу өчен 2 йомырка, 150 г кайнаган салкын су, бер чеметем тоз.
 Бизәү өчен порей суганы, петрушка.
 

Эш барышы:


Суганның яртысын вак кына турап, фаршка кушабыз. Суган күбрәк булган саен, «ханым»ыбыз тәмлерәк була. 

Бәрәңгене юка итеп саламлап турыйбыз һәм ит белән кушып болгатабыз. Әгәр ит майсызрак икән, сусыл булсын өчен аз гына кайнаган су кушабыз. 

Токмачныкыннан йомшаграк итеп камыр басабыз. Аны дүрт тигез кисәккә бүләбез. Һәр кисәкне юка итеп җәябез. 

Шушы җәемгә бик калын итмичә генә итле бәрәңгене түшибез. Камырны рулет сыман төрәбез. Мантый казанының тәлинкәләрен майлап, төргәкләребезне урнаштырабыз. 45 минуттан соң «Ханым»ыбыз әзер. 
 
Ул пешкән арада тәмле соус әзерлик. Ярымбоҗралап туралган суганны атланмайда кыздырып алабыз, бераздан ваклап туралган помидорларны өстибез. Табага ябышмасын өчен әледән-әле болгаткалап торабыз. 5-10 минуттан ул әзер була. 

 «Ханым»нарны табынга телемләп турап, өстенә теге тәмле соусны салып чыгарабыз. Петрушка яфраклары, боҗралап туралган порей суганы белән бизибез. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар