Тавыктан катлама

Тавык итеннән ниләр генә әзерләмиләр хәзер. Шулпасын да кайнаталар, шашлыгын да кыздыралар. Ә мин сезгә тавыкның түш итеннән бик тәмле катлама пешереп карарга тәкъдим итәм. Бу ризыкны әзерләве бер дә авыр түгел. Аны көндәлеккә пешерсәң дә була, кунак табынына куйсаң да, бик күркәм булыр.
Кирәк:
* 1 кг түш ите;* 200 г гөмбә (шампиньон яисә бүтән төр гөмбә);
* уртача зурлыктагы бер баш суган;
* 150 г чамасы каты сыр;
* 2 аш кашыгы томат пастасы;
* тоз, борыч, кыздыру өчен үсемлек мае.
Эш барышы:
Итне сөякләреннән аралыйбыз һәм пакетка тыгып, тапыйбыз. Артыгын тырышып, итне тишкәләмәгез тагын.Итнең ике ягына да тоз һәм борыч сибәбез.
Суган белән гөмбәне вак шакмаклап турап, үсемлек маенда кыздырабыз.
Итнең бер читенә гөмбә белән суганны салабыз, өскә уылган сыр сибәбез һәм итне тыгызлап төрәбез. Ачылып китмәсен өчен теш чистарткыч таякчыклар белән чәнчеп куярга була.
Төргәкләребезне табага тезәбез. Томат пастасын 300 мл суда яки шулпада сыеклап, ит өстенә коябыз.
Капкач яки фольга белән каплап, 220 градуслы кайнар мичтә ярты сәгать пешерәбез.
Табынга биргәндә, ит янына пешкән бәрәңге, дөге куярга мөмкин.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.