«Сөембикә»нең җаваплы сәркатибе Лариса Маликовадан каз рецепты

Яңа елга 1 көн алдан казны тозлы сулы чиләккә салып куябыз (10 л суга 1 кг тоз).

Икенче көнне казны судан алып, эченә зуррак итеп туралган яшел алма белән 1-2 лимон тутырабыз (төгәл исәбе юк, каз эченә никадәр сыя, шуның кадәр. Соңыннан бу алмаларны соус урынына кулланабыз). Казга тоз да, горчица ише тәмләткечләр дә сылыйсы юк, болай да бик тә тәмле булып пешә. Эчен тегеп, аякларын бер-берсенә елыштырып бәйлибез дә, казны полиэтилен җиңгә тыгып, кызган газ миченә урнаштырабыз. Ул 2 сәгать эчендә пешеп чыга. Көеп китмәсен дип, казны карап торырга, йөзе килә башлагач, утны киметергә кирәк булыр. Бу рецепт та озак еллар дәвамында сыналган, бик тәмле, яхшы рецепт.



 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    8038
    1
    104
  • 8596
    2
    57
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9621
    1
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...