Логотип
Икенче ашлар

Хикмәтле кабак

Кабак — калий, кальций, магний, тимергә, витаминнарга бай. Аңарда сирәк очрый торган Т витамины бар, ул организмдагы матдәләр алмашын тизләтә. Иммунитетны ныгыта, картайтмый.

Кабак — калий, кальций, магний, тимергә, витаминнарга бай. Аңарда сирәк очрый торган Т витамины бар, ул организмдагы матдәләр алмашын тизләтә. Иммунитетны ныгыта, картайтмый.
Кирәк: (фото 2)
  • уртача зурлыктагы кабак;
  • дөге ярмасы (500 г);
  • сарык яки ат ите (500 г);
  • кишер (500 г);
  • башлы суган (3-4 данә);
  • үсемлек мае (200 г чамасы);
  • сарымсак (2-3 тырнак);
  • йөзем яки киптерелгән барбарис;
  • тоз, борыч.
Эш барышы:
  • Дөге ярмасын юып, җылымса суга салып куябыз.
  • Кишерне – озынча итеп, суганны ярымтүгәрәкләп, итне шакмаклап турыйбыз.
  • Пылау пешерә торган казанда суган белән кишерне майда кыздырып алабыз. 
  • Өстенә ит, тоз, борыч салып болгатабыз да, өстен каплап,
  • 20 минут чамасы кыздырабыз. (фото 3)
  • Ул арада кабакның өстен капкачсыман итеп кисәбез һәм эчен алабыз. (фото 4)
  • Ит янына суын саркытып дөгене салабыз, болгатмыйбыз. Дөгене ит катнашмасы өстенә җәеп, сарымсак тырнакларын төртәбез, барбарис (яки йөзем) сибәбез.
  • Шуннан соң дөге күмелгәнче кайнар су салып, пылауның  өстен каплап куябыз. 5 минут пешерәбез.
  • Пешеп бетмәгән пылауны кабакка тутырабыз. (фото 5)
  • Кабакны табага утыртып (таба төбенә фольга кәгазе җәяргә дә була) 180-200 градуска кадәр җылытылган духовкага куябыз. (фото 6)
Сәгать ярым, ике сәгатьтән кабак әзер.
Көзге табыныгыз күркәм, ашыгыз тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызганыч, быел кабак уңмады. Киләсе елга пешереп карарбыз инде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кабакны яратмым, лэкин матур язганнар

      • аватар Без имени

        0

        0

        выглядит очень вкусно!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Так аппетитно! Обязательно попробую приготовить, слюнки текут. «Сотворите» еще что-нибудь, пожалуйста.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Һичшиксез пешереп карыйм әле. Өйдә ике кабак ята. Бигрәк матур күренә. Тәме дә шулайдыр дип уйлыйм.

            Хәзер укыйлар