Итле «кабартма»

Йолдызлы мастер-классыбызны дәвам итәбез. Бүген бездә — җырчы Айгөл БАРИЕВА. Ул безгә үзенең «фирменный» ризыгын әзерләргә өйрәтәчәк. Айгөл яшүс­мер чагыннан ук пеше­ренергә яраткан. Кибет­ләрдә бү­ген­­гедәй муллык булмаган за­­­­ман­­нарны искә төшерәбез. «Хәтер­­лисезме, элек «персиклар» пешерә торган идек! — ди Айгөл. — Печенье камырыннан вак-вак йомыркалар ясый идек тә, аның эчен куышлап, куертылган сөт тутыра идек. Әле сөтне дә үзебез пешерәбез. Аннан йомыркаларны чөгендер белән кишер сутына манып, шикәр онында әвәли идек. Чын персик сыман була торган иде...» Үзе җитез, үзе үткен, үзе шаян җырчы кызыбыз бүген исә тиз әзерләнә торган итле карабодай кабартма­лары пешерү серен ачачак. 
 

Кирәк: 

* 0,5 кг ит фаршы;
* 0,5 стакан карабодай ярмасы;
* 1 баш суган;
* 2 кишер;
* 3 тырнак сарымсак;
* 2 аш кашыгы томат пастасы;
* яшел тәмләткечләр;
* үсемлек мае;
* тоз-борыч;
* 0,5 стакан кайнаган су.
 

Эш барышы:

Карабодай ярмасын кайнап торган тозлы суда пешерәбез. Ул пешкән арада ит фаршына суган, тоз-борыч, бер йомырка кушып, яхшылап болгатабыз. Карабодайны да ит янына кушабыз, барысын бергә бутап, артык зур булмаган «кабартма»лар әвәлибез.

Табаны кыздырып, бераз үсемлек мае салабыз һәм сыйган кадәр «кабартма»ларны тезәбез. Башта бер ягын, аннан, әйләндереп, икенче ягын да кызартып алабыз. Әзер «кабартма»ларны бер тәлинкәгә алып, читкә куеп торабыз.

 Суганны ваклап турап, кишерне эре угычтан уабыз. «Кабартма»лардан бушаган табага янә бераз май тамызып, яшелчәләрне кыздырабыз. Бераздан ваклап туралган сарымсак өстибез. Томат пастасын ярты стакан су белән сыеклап, кыздырма өстенә салабыз, тоз-борыч сибәбез.

 «Кабартма»ларны кыздырма өстенә тезәбез һәм капкач белән каплап, сүрән генә ут өстендә парландырабыз. 15-20 минуттан туклыклы да тәмле дә «кабартма»ларыбыз әзер.

«Кабартма»­ларны­ яшел тәмләткеч­ләр  белән бизәп, табынга чыгарабыз. 

«Сөембикә», № 2, 2015.

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...