Бәйрәм сые - үрдәк

Кирәк:
* үрдәк;
* 1 айва;
* 1-2 алма (әчерәк, катырак булсын);
* бер уч караҗимеш;
* сарымсак;
* тоз-борыч,
* ярты лимон.
Бизәр өчен:
* төрле төстәге татлы борыч;
* яшел тәмләткечләр;
* ярты авокадо;
* 3-4 караҗимеш.
Эш барышы:
Үрдәкне юып, суын саркытабыз, эчен-тышын тоз белән ышкыйбыз.
Сарымсакны пресс белән изеп яки вак угычтан уып, үрдәк түшкәсенә сылыйбыз.
Алма белән айваны эрерәк кисәкләргә турыйбыз, караҗимешне яхшылап юабыз. Барысын бергә аралаштырып, сыйган кадәр үрдәк эченә тутырабыз.
Үрдәкнең эчен җеп белән тарттырып тегәбез. Агач таякчыклар белән генә эләктереп куйсагыз да була.
Лимонны урталай бүлеп, үрдәк өстенә ярты лимон сутын сыгабыз, һәр ягын шуның белән ышкыйбыз.
Үрдәкне полиэтилен җиңгә (рукав) тыгып, баш-башларын яхшылап бәйлибез, өстен бер-ике җирдән энә белән тишкәлибез.
Үрдәкне ике сәгатькә 180 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз. Өсте көярлек булса, бераздан мичне азрак кысабыз. Үз шулпасында тәмле булып изрәп пешә ул.
Инде үрдәгебезне матурлап табынга бирү хәстәрен күрик.
Ник дисәгез, бу – бәйрәм сые, табынның бизәге булсын.
Зур матур тәлинкәгә салат яфраклары тезеп чыгабыз. Аның өстенә боҗралап туралган татлы борыч, телемләп туралган авокадо, укроп белән кыяклы суган тезәбез. Борыч боҗраларын караҗимеш белән бизибез. Тәлинкә уртасына бөтен көйгә үрдәкне куябыз. Аны табынга чыккач кына өлешләргә бүләчәкбез.
Соусны исә кечкенә касәгә салып, һәр кешенең янына куялар. Бәйрәмнәрегез ямьле, ашларыгыз тәмле булсын!
Үрдәк итенең тәмен ачып җибәрү өчен (хәер, теләсә кайсы ит белән дә килешә), нарат җиләгеннән соус ясыйк. Булгач, булгач, ресторандагыча булсын.
Кирәк
* 300 г нарат җиләге (брусника);
* 300 г шикәр комы;
* 1 әфлисун;
* 1 лимон;
* 4 данә канәфер;
* 4 борчак хуш исле борыч;
* 2 чәй кашыгы дарчин (корица).
Эш барышы:
Нарат җиләген юып, суын саркытабыз. Җиләкнең яртысын алып калып, калганын блендерда издерәбез.
Калган җиләкне һәм шикәр комын кушып янә яхшылап туглыйбыз.
Әфлисунның кабыгын вак угыч белән кырып, җиләк янына кушабыз. Әфлисун сутын да блендерга өстибез.
2 аш кашыгы лимон суты, 2 чәй кашыгы дарчин өстәп, барысын бергә соңгы кат туглыйбыз да, утка чыдам савытка салып, плитә өстенә куябыз. Әледән-әле болгаткалап торабыз. Кайнап чыга дигәндә, уттан алабыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
28 июнь 2022 - 11:47Без имениУзегез йомшак булгансыз. Чыгып китяргя иде. Нык телясягез врач булыр идегез. Урында утырып , хыяллар белян яшяргя унайлырак булган курясен сезгя. Атиегез гаепле тугел ,а узегез . А хазер барсы да гаепле сезнен очен. Алай булмай шул. Узегез ялгышкансыз. Шуны анлагыз хям яшягез алга карап. Артка карап, барсында гаепляп тугел.Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
24 июнь 2022 - 20:10Без имениАзаматны ышандырып йорисе тугел иде! Йомшак ирлэр дэ ничектер бэхетле яши бит эле. Кайбер гаилэдэ хатын-кыз эйдэп бара, торле гаилэ бар. Ин мохиме, ир куп эчмэсен, акча тапсын.Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.