Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Оҗмах кошым

Кышлар бер-бер артлы килеп китә, 
Атап безнең тормыш дәвамын. 
Яңа ел шаушуы хәтерләтә 
Синең гомер китабы тәмамын. 

Минем өчен синнән тере җан юк җирдә, 
Кыяфәтең чыкмый күңлемнән. 
Авыр чакта сыйпыйсыңдыр кебек 
Назлы кулларың белән чәчемнән. 

Карашларың белән һәрчак иркәлисең, 
Йөзләреңдә йомшак елмаю. 
Һичбер вакытта да гаепләмисең. 
Җылы күзләреңдә чын сөю. 

Бәхетлемен сине белгәнемә, 
Рәхмәтлемен хикмәт биргәнеңә, 
Гади шатлык – байлык дигәнеңә, 
Җан рәхәтен керттең йөрәгемә. 

Оҗмах кошым, җәннәт бакчасында 
Насыйп итсен Аллаһ урының! 
Күңелемдә, матур бер җыр булып, 
Яңгырасын моңлы сайравың!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Йорэккэ утеп керэ, бик матур язылган!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәхмәт!

      Хәзер укыйлар