Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Күке яше

Күке яше

Күкелди өзлеп куке имәндә,
Сихри бер шом салып күңелгә.
Еламый ди кошлар бу җирләрдә,
Ышанмыйм мин, елый күке дә...

Имәнлеккә алып килде язмыш,
Ишетәсем килде күкедән.
Күкелдәвен миңа озын тормыш,
Тынсыз, бирде ул яшь бөртеген.

Җилләр исә чыкты имәнлектә,
Кайтам кире, килгән юлымнан.
Орхидея сузды бер карчык сөйләп:
"Күке яшен, ал дип кулымнан"...

Еламый ди кошлар бу җирләрдә,
Ышанмыйм мин, елый күке дә...
"Күке яше" - булсын hәр өйдә дә,
Гомер күкелди ул күкедәй...
01.07.2017.
 

Җилкәнле көймә

Нева елгасы, җилкәнле көймә.
Икәү бергә икән йөзгәнбез.
Төпсез хыялый күзләрең әйтә
Бик еракта синең сөйгәнең...

Ничек гүзәл диеп Туган ягым
Сөйләдең дә кызып сөйләдең.
Җилкәнле көймә култыкка ага
Без татыдык хисләр бәлзәмен.

Култыкта кораблар тора иде,
Ул төн кораб тулы кунаклар.
Төн буе бокаллар чәкелдәде,
Скрипка авазы, моңлы җырлар.

Сокландыргыч ул төн менә бүген
Матур җылы җирсү уятты...
Нева елгасы, җилкәнле көймә...
Ара - еллар, ник җанга ятты?!..
03.08.2017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Энзе Фойгт,выздоравливайте....Это фантастично- смелаая поэтесса и Человек,Женщина. Стихи ее отличаются своим таинственным смыслом,который уловит не каждый.

    Хәзер укыйлар