Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Кире кайта төштә узганнар

Кире кайта төштә узганнар

Таңымда әйләнәм томанлы,
Күңелем шуңа сагышлы.
Йөрәгемә үткен суккалый,
Тозлы-ачы дым томанның.

Кире кайта төштә узганнар,
Аҗагандай сүнсә хыял.
Бәргәләнсәм таптап узарлар,
Яраланыр җаным - ялан.

Уйларым оча бөркет булып,
Ботарларга әзер җанны.
Ходаем,тик син хәбәр булып,
Сакла канатлы язмышны.

Көчсез калсам гөмер юлымда,
Бирче вакыт хәл алырга.
Ходаем, ташлама догаңнан,
Бик авыр бит менү тауга.

Уйларым оча бөркет булып,
Ботарларга әзер җанны.
Ходаем,тик син хәбәр булып,
Сакла канатлы язмышны.
01.09.17

 

Сынауларга булып түзем...

Бәхетлемен - исән бит, яшим...
Сабыр итеп hәм кичереп.
Бәхетлемен - алдауны белмим,
Ялганны узам читләтеп...

Бәхетлемен - якты өметем,
Тугандаш җаннар янәшә.
Бәхетлемен- минме сөйгәне?!
Ходаем коча өшесәм...

Бәхетлемен - ай койса нурын,
Сизелми очкан елларга.
Бәхетлемен- бар канатым,
Күтәрергә hаваларга...

Бәхетлемен - соңламаганга,
Төщенеп хакыйкать сүзгә.
Бәхетлемен - гади булганга,
Сынауларга булып түзем...
02.09.17

 

Тормыш кагыйдәсе

Тормыш күңелле театр түгел,
Хәтерләтә кайчак драманы.
Елама, кысып йодрык, түзә бел.

Бәхет йөрәкнең шашкан мизгеле,
Тиз үтә торган бит күренеш.
Су сипмәсәң, шиңә тиз гөлләре.

Язмышлар, ялгышлар, аерылу,
Табылмас аларга аңлатма.
Бик авырдыр канатны каеру.

Тормыш ул бүгенге, "ахыргы" көн..
Яхшылык кылып, сөеп калыйк.
Гөмер-җеп, өзелергә мөмкин.

Нахак бәла, уйламый якмагыз,
Йөрәк мәңге аны кичермәс...
Кеше хәлен белми,таш атмагыз.

Без туганда ук бәхет туадыр,
Әти-әни булса догада.
Ул да безнең юлларны узадыр.

Тормышта hәркем уза сынаулар,
Сабырлык булса - алда булыр
Баскыч менәргә айлы дөньяга!
02.09.17


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик мэгьнэле тирэн мэгьнэле шигерьлэрен Энже рэхмэт яусын шундый талантына исэн сау яшэ ижади унышлар сина!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тормыш кагыйдэсе мина бик анлаешлы, Тирэн мэгнэле. Рэхмэт сезгэ!!! Унышлар Сезгэ!!!

      Хәзер укыйлар