Логотип
Язмыш

Җыр тарихы: МИН СИНЕ НИЧЕК ЯРАТТЫМ!..

Мин сине ничек яраттым!–
Мәктәп юллары белә.
Син йөргән эзне аера идем
Башка эзәрдән, бер карау белән.
Мин сине ничек яраттым!
Искә алу да татлы.
Орыну түгел сиңа, күз атсам да,
Рәнҗетер сыман идем ул чакны...
«Мин сине ничек яраттым!
Киттең читкә. Көтмәдең.
Мин дә яратам, диеп ул чакта
Ник, иркәм, миңа хәбәр итмәдең?»

1976 ел – ул чакта язмышымның иң бәхетле бер чорына әверелде. Ниһаять, мин – Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты студенты.
Беренче сентябрь. Үзебезнең төркемнең егет-кызлары белән танышып торган бер мәлдә, аудиториягә кечкенә генә буйлы, искиткеч хәрәкәтчән бер кеше килеп керде.
– Татар халык хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин булам! – ди ул, үзе белән таныштырып. Рояль клавишлары буйлап бармаклары йөгереп кенә узды да, үзебезне җырлата да башлады, арабыздан биш-алтыбызны сайлап та алды.
Менә шулай, көтмәгәндә-уйламаганда, «хор кызы»на әйләндем дә куйдым. Ә хорда җырлау – шактый кызыклы сәнгать булып чыкты! Янәшәңдәге җырчыларны тыңлый һәм ишетә белү, шул ук вакытта үз партияңне дә төгәл башкару – бик җиңел генә бирелми икән бит. Ә хор инде шактый танылып өлгергән, консерватория залында, опера-балет театрындагы концертларда да катнашу хокукына ия! Аның Флера Низамова, Ринат Шакиров, Мөнир Нигъмәтуллов кебек оста солистлары да бар.
Май аенда хор белән Литвага «гастроль»гә чыгып киттек. Күңел ышанмый! Вильнюс шәһәрендәге институтларда концерт куябыз, Балтика шәһәрләрендә экскурсиядә йөрибез. Искиткеч бит!



«Гастроль» тәмамланып, Казанга таба юл алдык. Вагон тулысы белән безнең карамакта, кырыклап «хорчы» шау-гөр килә: уйныйбыз, көләбез, җырлыйбыз. Сара Садыйкова язган «Мин сине ничек яраттым» җырының яңарак кына радиодан яңгырый башлаган чагы. Ялгышмасам, халыкка бу көй Разия Гайнуллина башкаруында танылды. Соңрак исә «Саз» ансамбле кызлары үзләренә генә хас мелизмнар белән бизәкләп башкарды бу җырны.
... Бөтен вагон көй, моң белән тула бара.Начало формы
Мин сине ничек яраттым!–
Мәктәп юллары белә.
Син йөргән эзне аера идем
Башка эзәрдән, бер карау белән.
Мин сине ничек яраттым!
Искә алу да татлы.
Орыну түгел сиңа, күз атсам да,
Рәнҗетер сыман идем ул чакны...
Башкалар кебек мин дә дәртләнеп җырлыйм. Кинәт сизәм: «хорчы»лар берәм-берәм тына бара. Нигә? Аңламыйм. Ә Ирнис абый миңа: «Дәвам ит!» – дип ымлый. Бер ялгызым җырлыйм түгелме соң? Үзем җырлыйм, үземнең битләр ут яна. Мин бит солист түгел. Ялгыз җыр белән сәхнәгә дә бик-бик сирәк чыгам. Ирнис абый, ымлап кына, тагын берәүне җырга кушты. Икенче тавыш партиясе белән Ринат Шакиров кушыла...
– Сездән шәп дуэт чыгачак! – ди Ирнис абый.
Кызаруымны үзем дә сизәм. (Әллә Ринат белән озатышып йөрүебезне сизде микән!)
...Мин сине ничек яраттым...
Мәктәп юллары белә...
...Баш күтәрми сессиягә әзерләнеп ятканда, «чыбыксыз телефон» Ирнис абыйдан хәбәр китерде:
– Профсоюз урамындагы «Укытучылар йорты»нда бүген концерт булачак. Бездән – ике җыр. Ринат белән Гүзәл шунда барсын. Гүзәл «Мин сине ничек яраттым»ны җырлый!



Ирнис абый сүзе – закон!
Ә мин җырның ике куплетын гына беләм икән бит. Кулым китап киштәсенә үрелә. Менә ул! Равил Фәйзуллинның өр-яңа китабын актарам... «Шигырьләр һәм поэмалар»... 1976 ел...
Ачтым, таптым! «Мин сине ничек яраттым»...
Шигырьнең соңгы куплетын тиз генә күчереп алам.
...Каян белим ди мин ул чак,
Кавышу-кушылулар барын.
Сине яраттым, яраттым,
Яраттым... Менә шул бары...
Булды! Йөгердек кенә! Трамвайда да гел шул куплетны көйлим. Истә калдырырга кирәк бит!
...Җитәкләшеп, «Укытучылар йорты»на барып керсәк... шаккаттык.
Халык – шыгрым. Яшь сайлаучылар хөрмәтенә концерт оештырганнар икән, Казан клубларыннан шактый күп үзешчән җыелган. Сара Садыйкова үзе шунда! Сара апа белән очрашуда булганыбыз бар – аны таныйбыз. Ә аның янәшәсендәге ханым кем соң? Үзе бик таныш та кебек... Шунда исемә төште бит!
– Галия Кайбицкая! – дим Ринатка.
Әллә кайчангы иске «Азат хатын» тышлыгында алтын толымлы искиткеч матур бер йөзгә сокланганым хәтеремдә.
Әтием аңлатты:
– Бу – Галия Кайбицкая, «Алтынчәч» ролендә...
– Ә хәзер кайда ул?
– Ул пенсиядә... – диде әти.
Кайбицкаяның Алтынчәче әле дә авылдагы өебездә стенага беркеткән килеш тора. Аны ничек танымыйсың ди. Шул Кайбицкая! Нәкъ теге сурәттәге кебек. Шундый чибәр!



Хәзер дә аптырыйм: ул чакта Галия Кайбицкаяга 70 яшьләр тирәсе булгандыр. Ә үзе нинди яшь, сылу күренә. Искиткеч нәзакәтлелек! Иң затлы ханымнарда гына була торган салмак тыйнаклык катыш горур караш!
Концертны танылган шагыйрь Мәхмүт Хөсәен үзе алып бара! Шаян шигырьләрен, мәзәкләрен сиптерә генә. Түм-түгәрәк корсагын киереп, сәхнә буйлап тып-тып атлый:
– Чебиләр... Чеп-чеп-чеп... Чебиләр...
Башта танылган артисткаларга сүз бирелде. Композиторның үзе каршында җырларга тиешлегем мине шундый каушаткан иде, ханымнарның нинди җыр башкарулары да хәтердә калмаган. Ә менә аларга бүләк ителгән гаҗәеп чәчәк бәйләме – исемдә. Ап-ак купшы чәчәкләр! Безнең илнеке түгел, каяндыр, ерактан кайтартылганга охшаган, чөнки Казан кибетләрендә кызыл канәфер чәчкәсеннән башканы күргән юк ул чакта. Чәчәк бирүченең Долорес атлы булуы да хәтердә калган. Сәеррәк исем бит!
Менә чират миңа да җитте. Нинди җаваплылык! Сара Садыйкованың үзе каршында җырла әле.
...Җырымны ошаттылар! Тамашачы гөр килеп кул чапты. Шатлыктан ике битем ут яна.
«Булдырдым бит!» – дим куанып.
Баш ияргә кабат чыгам. Карасам, Сара Садыйкова җил-җил атлап килде дә очып кына сәхнәгә менде. Кулында – теге безне шаккаттырган ак чәчәкләр! Чәчәкләрне миңа биреп, үземне кочаклап ук алды.
– Шәп җырладың, сеңелем!
Мине җитәкләп сәхнә артына алып чыкты, утырыштык.
Сара апа шундый гади, нәкъ менә дус кызы белән сөйләшәмени! Минем кайда укуым белән кызыксынды, киңәшләрен дә бирде.
– Бу җырны җырлаганда, соңгы куплетны үзгәртерсең, яме, – ди.
– Ничек инде?
– Менә шулай! Шигырьнең соңгы куплеты миңа ошамый.
...«Каян белим ди мин ул чак,
Кавышу-кушылулар барын.
Сине яраттым, яраттым,
Яраттым... Менә шул бары»...
Сара апа дәвам итә:
– Мин Равил Фәйзуллинның үзенә дә бу турыда әйттем. Ул минем белән килеште. Без аны үзгәртергә булдык. Менә болай итеп:
«Мин сине ничек яраттым!
Киттең читкә. Көтмәдең.
Мин дә яратам, диеп ул чакта
Ник, иркәм, миңа хәбәр итмәдең?»
Шәп бит! Шулай итеп җырларсың, яме!



...Чынлап та, шәп бит! Сара апабыз нинди сизгер, шигъри җанлы композитор булган икән лә!
Бу җыр, Ринат белән минем дуэтка әверелеп, күп концертларда шулай җырланды әле. Ә өч ел узгач, без аны үзебезнең туйда да кат-кат башкардык.
Соңрак радио-телевизордан «Мин сине ничек яраттым» җыры ишетелсә, «Әнә – безнең җыр!”» – дип әйтү гадәткә керде.
...Бу вакыйгага кырык еллап вакыт үтеп тә киткән. Ә җыр һаман да – безнеке! Безнең кебек тагын бик күпләр өчен кадерле Сара апаның бу җыры.
Балаларыбыз еш кына телефоннан шалтырата:
– Әти! Әни! Телевизорыңны ач әле! Сезнең җырны җырлыйлар!
Без, яшьлегебезгә кире кайткандай, җырга кушылабыз:
... Мин сине ничек яраттым! –
Мәктәп юллары белә.
Син йөргән эзне аера идем
Башка эзләрдән, бер карау белән.
Мин сине ничек яраттым!..
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ринат Шакиров безне укыткан укытучы. Минем аны кырык ел кургэнем юк инде . Сонгы фотографиядэге Ринат Шакировны курсэм улсэм дэ танымас идем.Анын томыш юлын белу мине мине бик кызыксындыра. Ринат абый сэлэм Суксудан. Ихтирам бэлэн Гэлнур ханым.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу жыр безнен дэ Чаллыдагы "Лэйсэн" вокаль ансамбленен ин беренче жыры иде. Кабатлап булса да жырладык. Хэзер дэ очэу жыйналсак, оч, икэу булсак ике тавышка булса да жырлап, хэтирэлэребезне янартабыз.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Жырын да куйсагыз иде узлэре башкаруында момкин булса !

        Хәзер укыйлар