Логотип
Язмыш

Сикер! Яшәмә!

Тормыш – театр... Кайчак без нинди роль башкарачагыбызны да белмибез. Язмыш нәрсә әзерләп куйган бит. Кемдер шул язмыш дигән режиссер биргән рольдән баш тарта алмый, кемдер исә, каршы чыгып, рольләрен алыштыра. Анысы бер хәл. Нинди генә роль уйнасаң да, кешелеклелек сыйфатларын саклап калу мөһим шул әле...

Минзәлә районы Куян авылы кызы Лилия. Туасы җан булган инде. Әнисе аны 41 яшендә алып кайта. Авыл кешесе сүзеннән куркып, баласын төшертергә барган җиреннән булачак әнине табиб кире кайтарып җибәрә.

– Әткәй малай булыр дип көткән. Өстәвенә, мин гел малайлар белән уйнап үстем. Исемне дә миңа бертуган абыем кушкан. Шуңа характерым да нык булгандыр инде. Ләкин еш авырганмын. Әнкәй: «Гел эштә булдык, әтиеңә дә хуҗалыкта ярдәм кирәк. Сине калдырам да чыгып китәм. Керүемә син әле ишек төбендә буласың, әле тәрәзә төбендә утырасың. Авырмый чараң калмаган инде», – дип сөйли иде. Шулай озак кына чирләгәч, әткәй мине Казанга хастаханәгә алып килгән. Табиб­лар­ның: «3 яшькә кадәр яшәсә, аннары яшәр», дигәне күңеленә үткән газиземнең. «Исән калса, ни сорый, шуны алып бирәчәкмен», – дигән. Һәм сүзендә торды да. Нык кырыс булса да, юмарт иде ул. Мин генә ышанычын аклый алмадым...

Башлангыч мәктәпне туган авылында тәмамлап, Бикбау авылында урта мәктәптә белем ала Лилия. Әти-әнисе яныннан әле сабый булып чыгып киткән кыз бик яхшы укый. Сәхнәдә җырлап-биеп, спектакльләрдә катнашып үсә. Ләкин мәктәпне тәмамлагач, иҗатка гашыйк кызын табиб итәсе килгән әтисе Минзәлә медицина училищесына алып килә.

– Башта моргка алып керәләр икән. Шул җитә калды. Андагы табиб, тизрәк әткәй янына чыгып, мине табиб итү хыялы чынга ашмаячагын әйтте. Шулай итеп, Казан театр училищесына укырга керү мәсьәләсе уңай хәл ителде. Ә миңа – яшь кызга, авылдан чыгып китәргә генә кирәк, Казанга, үз хыялымның тормышка ашачагына нык сөендем, җитмәсә. Әткәй мине апаларга алып килеп урнаштырды. Имтиханнар бирәм дә, театр училищесы студенты булам!

Барысы биш имтиханга әзерләнәсе була Лилиянең. Җәйнең иң матур көннәре, укыйсы килми, бер бүлмәле фатирда әле абый-апасы белән дә яшисе! Ә имтиханнарга кадәр бер атна вакыт бар. Кама Тамагы районында яшәүче туган апасы янына кайтып китә ул.

Актриса булырга карар кылган сеңлесен апасы бу уйларыннан тиз айныта. Сәхнәдә спектакль уйнап, сикереп йөрергәме? Кит, башка сыймаслык хәл! Башка юньлерәк һөнәр сайлыйсы!

– Бу сүзләр бер колактан керде дә, икенчесеннән чыкмады. Бер атна узгач, документларны барып алдым. Имеш, имтихан аласы укытучы килмәгән. Мин башка уку йортына керәм. Казандагы апаларны алдап, тагын туган апама кайтып киттем. Ә авылда инде мине театр училищесы студенты дип көтеп торалар... Санаулы вакыт тиз уза шул. Август ахырында гына апам белән авылга кайттык. Әткәйнең шатлыгы эченә сыймый ин­де. Мин йокларга яттым, апамның әткәйгә җайлап кына дөресен әйтүе булды, торгызып утырттылар да. Аның ничек орышканын хәзер дә хәтерлим... Ләкин бала бит, икенче көнне иртүк торып, тагын миңа уку йорты эзләргә чыгып киттек. Һәм мине Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына юридик юнәлеш буенча түләүле бүлеккә урнаштырып кайтты. Ике ел шунда белем алгач, Чаллыга читтән торып югары уку йортына кердем. Ип­тәш кызымда торып, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли-эшли укыдым...

Лилия бер егеткә гашыйк була. Матур гына аралашып йөргәч, бөтен гореф-гадәтләргә туры китереп никах укыталар, соңрак туй уздыралар.

– Иремнең әтисе үлгән иде. Кайнанам белән бик дус яшәдек. 2004 елда улыбыз туды. Матур гаилә идек без. Декрет ялыннан соң социаль яклау бүлегенә эшкә урнаштым. Бала җәй көне авылда әби-бабай янында. Заводта эшләүче иремне тиз күтәрделәр. Шәхси шоферына кадәр булды. Туганнарым, хезмәттәшләремнең хыянәт итү турындагы сүзләрен шаккатып тыңлый идем. Безнең мәхәббәтебез иң матуры кебек иде. Мәң­гелек ярым дип сайлаган ирем беркөнне Алабугага командировкага китәсен һәм шунда кунарга каласын әйтте. Иртән иремнең бер хәбәре дә булмаганга борчыла башладым. Шалтыратуга да җавап бирми. Өстәвенә, телефонны югалттым, дип, миңа абыем бүләк иткән телефонны да алды. Шалтырата торгач, трубканы бер ир-ат алып, таксист булуын, төне буе иремне әле бер кафега, әле икенче урынга йөртүен, аннары бер адрес буенча илтеп куюын, ә телефонны онытып калдырганын әйтте. Соңрак җитәкчесенә шалтыратып, аның инде атнадан артык эшсез булуын, бернинди командировкага да бармаганын белдем...

Шушы сүзләрдән соң калтырый башлаган Лилияне таныш булмаган номердан шалтырату тавышы гына айнытып җибәрә. Әллә нинди ялганнар уйлап тапкан салмыш иренә бар белгәнен сөйли ул. Ире дә бу сүзләргә каршы килеп тормый, тизрәк өйгә кайтуын үтенә.

– Ирем әйтүенчә, хыянәт иткән хатын бик яхшы һәм тәҗрибәле икән. Мине кемгә алыштыруын белергә теләп, ул хатын белән күрешү җаен да, аның торган урынын да таптым. Кулымда документ бар, соцзащита хезмәткәре булып бардым. Ишекне олы яшьләрдәге бер апа ачты. Аш бүлмәсендә нидер пешерә иде дип хәтерлим. Залда ике бала да бар. Бу әниседер инде дип, эчкә үттем. Миңа фәлән кеше кирәк дип сорагач, адрес буенча ялгышканмын дип уйлыйм әле башта. Торып чыгып ки­тә дә алмыйм. Кайда эшләгәне белән кызыксынам. Эш урыннары туры килә. Иремнең кул астында эшләгән хезмәткәр булып чыкты бу. Өстемә кайнар су сиптеләрмени... Аңа 55 яшь икәнен, залдагы балаларның берсенә – 18, икенчесенә 14 яшь икәнен дә ачыкладым шулай итеп. Ни чыгып ки­тәргә белмим, ни утырырга. Күзем суыткыч өстендәге телефонга төште бит. Абыем миңа бүләк иткән телефон! Менә шул мизгелдә бернинди дә шигем калмады...

Лилиянең сабырлыгына сокланам. Шушы вакыйгага ничә ел узса да, кулларын учка җыеп, бер үч сакламыйча сөйли. Теге ханым Лилиянең ирен гаепли. Имеш, өйләнгән икәнен, баласы барлыгын белмәгән. Ул ир аңа үзе бәйләнгән, чакырмаса да, көн саен килеп йөргән...

55 яшьлек ике балалы ханымга улыннан биш яшькә генә зуррак ир ник кирәк булган? Ире ник Ли­лия­сен үз әнисенә яшьтәш булырлык хатынга алыштырган. Шушы сораудан башы шартларга җиткән Лилия нишләргә белми. Җитмәсә, ире дә чыгып китә. Бер ялгызы калган Лилия проблеманы тиз хәл итә – шешә белән дуслаша.

– Бер атна беркемне кертмәдем, сөйләшмәдем. Урамга чыгуым да аракы һәм тәмәке алыр өчен генә иде. Туктамыйча эчтем. Көнем-төнем буталды. Дөнья беткән кебек иде. Шулай балконга чыктым да, улымны да уйлау юк, аска карап торам. Кемдер: «Сикер! Син монда беркемгә дә кирәк түгел! Ирең дә хыянәт итте! Яшәмә!» дип тора кебек. Башым эшләми, яшисем килми. Шулчак кинәт ишектә кыңгырау. Никтер аска сикерү уемнан кире кайтып, ишекне ачам. Кайна­намның апасы әнә шулай гомеремне саклап калды. Чапкалап, аннары салкын душ астында юындырып, йокларга яткырды, айнытты, ашатты, башымнан барлык начар уйларны чыгарып ташларга ярдәм итте. Мин аңа бик рәхмәтле...

Лилия өчен бер атна дәвамында тормыш тукталып торса, яшәү дәвам итә. Ире дә эчкечелектә йөреп югала. Баламның әтисен алай югалту ярамас дип, озак кына эзләгәч, Лилия аны Казаннан психиатрия хастаханәсен­нән табып алып кайта.

Лилия ире белән янәдән кавыша. «Синең белән ятып йоклау түгел, сөйләшә дә алмаячакмын», дигән сүзләрен тиз оныта. Яраласы җан булгандыр инде, 2009 елда икенче уллары туа. Матур гаилә тарихы нибары өч ел гына язылып кала. Ире янәдән сала башлый, төннәрен югалып тора. Иң куркынычы: Лилиягә кул күтәрә.

– Эчеп кайта да әнисенә кычкыра, мине кыйный. Зур малай якларга тырышып карый, арабызга керә, аңа да яхшы гына эләгә. Шулай бүлмәдә качып кына яши баш­­ла­­дык. Күзенә күренсәм, үтергәнче кыйный. Поли­ция чакырткан вакытлар да булды. Әти-әнием сабыр булырга, ирне хөрмәтләргә куша. Абыем да түз дип киңәш бирә. Ә үзләренең икенче тапкыр гаилә корганнарын онытканнар! Шулай итеп, берсен дә тыңламыйча аерылышырга карар кылдым. Ике туган апам мине яклап чыкты: «Ярый ла, кыйналып, үлеп котылсаң, ә инвалид булып калсаң, син кемгә кирәк соң? Балалар дип, гомереңне куркыныч астына куйма!» – дип, минем фикерне хуплады. Суд та минем яклы булып, гариза язуга ук аерды. Судка да исерек килеш килгән ир белән калдырмадылар. Ләкин торыр урын юк, аерылышсак та, бер түбә астында, балалар белән кача-поса яшәдек. Күзенә күренсәм: «Мин сине барыбер яшәтмим!» – дип куркыта иде. Зур улыма бу сүзләрне ишетү бик авыр булды. «Мин йә аны үтерәм, йә үземне берәр нәрсә эшләтәм!» – диде. Нәрсә эшләргә дә белмәдем...

Шушы авыр вакытта Лилиягә гаилә дуслары ярдәм кулы суза. Аны Казанга эшкә чакыралар. Үз әнисе кебек якын булган кайнанасы белән уртага салып сөйләшеп, балаларны аңа калдырып, Лилия Казанга чыгып китә.

– Балаларга иң кирәк вакытта яннарында булмадым. Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Әти-әнием, абыем бу карарым белән килешә алмады. Туганнарым да мине гаепләде: балаларын ташлап чыгып китте... Ләкин мәҗбүр булганымны берсе дә ишетергә теләмәде. Кай­на­­нама мәңге рәхмәтлемен! Ике баламны карап үстерде. Хәзерге көндә дә төп терәгем, киңәшчем – ул. Исән генә булсын! Әле дә ике улымны тәрбияли, укыта.

Ә Лилиянең Казанга урнашкан чоры да авыр вакытка туры килә. Коронавирус аркасында яңа гына килеп урнашкан яхшы эшеннән колак кага. Ләкин бирешми, башка эшләр, торыр урын да таба. «Доширак ашап, су эчеп тордым. Тапканымны балаларга тиененә кадәр биреп бардым», – дип искә ала ул авыр вакытларны.

Чынлап та сыный аны язмыш. Яхшы гына яшәп тор-­ ган бүлмәсеннән хуҗасы куып чыгара. Салкын кышкы төндә урамда кала.

– Төнне подъездда уздырырмын инде дип, әйбер­лә­рем өстенә ятып йоклап киткәнмен. Иртәнге алтыда полиция хезмәткәрләре уята. Җәмәгать урынында тәр­тип бозган өчен алып киттеләр, ябып куйдылар. Ун елга тиң төн булды, башыма нинди генә уй килмәде. Бөтен узган гомерне барладым. Штраф салып җибәрде­ләр инде. Әйберләрем артыннан кире кайтсам, «Приют для нуждающихся» дип язылган, телефон номеры күрсә­тел­гән визитка ята. Күрше хатыны калдырган икән. Кайтка­нымны күреп чыгып та җиткән. Үземне «нуждающийся түгел» дип күпме генә аңлатырга тырышсам да, такси чакыртып, шунда озатты. Килеп җиттем, бер сәгать кенә урап йөрмәгәнмендер. Керәсем килми, ниндидер бомжлар да йөри кебек. Ләкин барыр урыным да юк...

...Бу юлы да Лилия белән «Приют человека» дигән урында очраштык. Теге күрше хатынына рәхмәт. Лилия­не бүлмәле дә, ризыклы да иткән ул. Нәкъ Казан уртасында урнашкан бу урында менә шундый авыр хәлдә калган кешеләр көн күрә. Бер гаилә булып яши алар. Лилияне дә җылы каршы алалар.

– Пилмән ясау цехына эшкә урнаштырдылар. Подвал­да суган чистартып, табак-савыт, идән юып, акча эшли башладым. Эштә уйларыма чумам, кайтып, йокларга яткач, сорауларыма җавап эзлим. Ничек шушы көнгә калдым соң мин? Кайда ялгыштым? Сизмәстән, күңе­лемнән Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итә башлыйм. Күз алдыгызга китерегез: кичә генә урамда кала язып, бозылырга, эчкечелеккә кереп китәргә бер адым ясый язган Лилия Аллаһы Тәгалә белән сөйләшә...

Иманга килә ул. Юлында очраган яхшы кешеләр аны шушы ук приютка эшкә ала. Башына яулык яба, соңрак намазын укырга өйрәнә. Хәзер Лилия – дөрес юлда. Ялсыз эшләгән әни балаларына ярдәм итә. Җае чыккан саен Чаллыга кайтып йөри. Ләкин күрешү урыны – кафе яки вакытлыча алып торган фатир. Элекке ирнең күзенә күренү юк. Балаларына гына зыян килмәсен.

Яңа гаиләсе дә бик ярата Лилияне.

– Аллаһы Тәгалә алдында кылган ялгышларым өчен җавап тотуымдыр. Биредә көн күрүем, балалары куып чыгарган, йорт-җирсез калган ата-аналарга ярдәм итә алуым юкка түгелдер. Әле Казанга күченеп килеп, эшләп йөргән вакытлар иде. Авылдан әткәй шалтырата. Балаларны сагынган, алып кайтуымны сорый. Эш күп­леккә сылтап, киләсе атнада кайтырга сүз бирдем. Чынлап та, эштән китә алмый идем. Икенче ялларда, нәкъ минем туган көнемдә әткәй үлде. Шул вакытта балалар белән кайткан булсам, исән дә булыр иде, дип өзгәләнәм. Ике елдан соң әнкәй дә үлеп китте. Аны абыем белән киленебез тәрбияләде. Мәңге рәхмәт­лемен. Ләкин әниемне җирләргә дә кайта алмадым... Язмыш бу хаталарым өчен сыный. Туганнар, күршеләр мине күпме генә гаепләсә дә, нәрсә кичергә­немне аңламыйлар шул...

Акылга утырган Лилиягә язмышы зур бүләк ясый. «Приют»тагы якыннары аны гаиләле итү турында хыяллана. Йөрәккә боерык биреп булмый шул. Үзе дә ун елдан артык гаиләсез яшәгән Азат Лилиягә күз ташлый. Менә алар ике ел матур гаилә булып гомер кичерәләр.

– Дөньяда мондый ир булганын беркайчан да белмәс идем. Икенче тапкыр кияүгә чыгармын дип уйлаганым да булмады. Азатыма рәхмәт. Мине ничек бар, шулай кабул итте. Улларымны да ярата, гел ярдәм итеп тора. Азрак кәефсез йөргәнемне күрсә дә, балалар янына кайтып килик, ди. Улларым да, әтиебездән күрмәгән игътибарны тоябыз, дип, рәхмәт укый. Ләкин никах укыткач, кайнанама ничек әйтергә белми йөрдем. Сүз иярә үз чыгып, җайлап кына әйттем. Аңлады… Аңа үз улы якын шул. Кызганыч, ул тормышын харап итте. Яхшыга алып бармаячагын белсә дә, эчүен ташламады. Балалар да үпкәли шуңа.

Балалары турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмый Лилия. Нинди генә көчле рухлы булса да, сабыйларын сагынуын, аларны калдырып чыгып киткәне өчен үзенә булган үпкәсен яшерә алмый.

– Балалар өчен дип, үзеңне корбан итү дөрес түгел. Менә мин бүген бөтенләй дә булмаска мөмкин идем. Әйе, мин балаларыма кирәк вакытта яннарында булмадым. Ләкин мин исән! Үзем алардан еракта булсам да, улларым гел йөрәгемдә!..

 

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар