Логотип
Язмыш

Сагынып кайтып керсәң...(2)



Экспедиция. Авыллар. Җырлы җәйге кичләр. Дуслык кадере. Саксыз кагылудан да өзелергә торган, кылдан нечкә хисләр...

Яшь студент кызның көндәлеге шулар белән шыплап тулган! Нәрсә булды Гөлчәчәккә? Кәефенең гел үзгәреп торуын, кәефсезлек чиген үтеп, иләсләнеп очып йөрүләрен ничек аңлатырга?   

28 июнь. «Бүген кичекмәстән Балтачка китәргә кирәк, җәмәгать!» – җитәкчебез Фәнисә апа иртүк шулай уятты. Тагын шул авыр сумка, рюкзакларны асып, Лираның транзисторындагы дәртле марш астында яңгырдан соң тәмам сазлыкка әйләнгән юлдан автовокзалга атладык. Үтереп йокы килә. Монда сәгать инде иртәнге 8, ә бездә 6 гына әле.
«Җир бераз җилләсен, автобус килер, мөгаен», – диделәр. Йә киләчәк, йә килмәячәк, димәк. Тиктормас Алик үз эшендә: «интервью, интервью» дип сикергәли. Әле берсенә, әле икенчесенә килеп бәйләнә.
– Э-ээ, гафу, Зөфәр иптәш, ничек уйлыйсыз, бүген без бу җәһәннәм тишегеннән китәләбезме, юкмы?
– Тракторның көпчәкләре таралган. Шуны төзәткәч инде, – ди Зөфәр, үзенә хас салмаклык белән.
– О-оо! Фәнисә апа! Бер соравыма җавап бирегез:
бу бишьеллыкта без китәләбезме, ничек уйлыйсыз?
– Бишьеллыкның хәлиткеч елы булганлыктан, китәрбез дип уйлыйм, – дигән тапкыр җавап яңгырый.
– Ә сез кайсы авыл чибәре?
Сылу Зөләйха аптырап калмады:
– Килә-килә, авылымны да оныттым инде, – дип, үзеннән читкә этәрде.
Кара бу Аликны! Безнең группада укымагач, беребезне дә белми. Һәм танышуның шундый җаен тапкан!
– Гөлчәчәк туташ! Гөлчәчәк Мирзаһитова! Менә кем ул чын татар кызы!..
Әһә! Чират миңа җиткән икән! Тик... мин ул кадәр үк миллилек үрнәге түгел бугай: чәчләр – киселгән, итәк­ләр – тездән югары... Юктан да кызара, ояла торган кызый булганга үртәвеме соң? Ә мин артистланып:
– Мин Өфедән, башкорт кыды! – дидем кыланып. «Миндәлә кыдыл бодаулары»на башкортчага күчү әллә ни кыен түгел иде.
Алик, күзләрен мутландырып, тагын нидер әйтмәкче иде, «автобус Балтачка баралмый» дигән хәбәр бу уенны күмеп китте. Тиз генә ничек китүне хәл итәргә кирәк иде: шәһәрара электричкага утырып, кабат Янаулга кайтып киттек. Минем урын Радик белән янәшә. Ул ничектер сынап карый.
– Син чынлап та башкорт кызымы? – ди.
Менә бит, кеше ышандырырлык итеп алдашканмын. Уңайсыз булып китте. Кызарып чыктым. «Юк ла, шаярттым гына. Минзәләдән мин», – дим. Ә Радик Агыйделне иңләп-буйлап йөзеп үскән егет икән. Уфаныкы! Таныштык та! 
Янаулга җитәрәк, безнекеләргә тагын җан керде. Әйтмәсәм дә, Радик уйларымны каян сизде икән: Сара Садыйкованың «Әй, ямьле син, Минзәләм ягы!»н уйнап җибәрде. Бөтенесе күтәреп алды.
Әй, ямьле син, Минзәләм ягы! / Синдә минем яшьлегем таңы...

Янаул. Йөрибез шулай Янаул белән танышып. Берза­ман Камал театрының автобусы күзгә чалынмасынмы! Үзебезнекеләр! Нәҗибә Ихсанова, Наилә Гәрәева, Наил Әюповлар... Башкортстанда гастрольләре икән. Бүген кич Нефтекамскида «Диләфрүзгә дүрт кияү»! «Бәхетле­ләр!» – дип куйдым, тамашачыларны күз алдында тотып. Радик: «Минем дә бәхетле буласым килә! Әйдә, көз көне бергә барып карыйк әле, кызлар!» – диде дә: «Чәчкә! Син барасыңдыр бит?!» – дип миңа төбәлде.
Уу-у-у! Көз җиткәнче әле!
...Без утырган автобус матур урман аланында
туктады. Без, кызлар, йөгерә-йөгерә зәңгәр чәчәкләр җыйдык. Нурия такыя үреп... Радикка кигерде.
Кы-зы-ык... Аликка да, Зөфәргә дә, Тимурга да түгел! Юк, мин алай эшли алмас идем. Чәчәкләремне кочак-лап, Айсылу янына күчтем. «Утырыгызчы икәүләп!» 

Балтач. Эңгер-меңгердә генә Балтачка килеп җиттек. Фәнисә апа белән Тимур урнашыр урын эзләп китте­ләр, без бала-чага кебек «Бүкән ярыш»лы, «Күз кысыш»­лы уйный башладык. Уф, бу Аликны! Артистланып, минем сүзләрне, хәрәкәтләрне кабатлый. Юри мине үрти! Үпкәләп, елап, читкә киттем. Нурия белән Лира килеп карады, аннан – Алик. Гафу үтенде, шаяртканны да аңламыйсың, ди. Һаман эндәшмим. «Авыл кызы булсаң, авыл кызы бул инде! Бигрәк юкка-барга үпкәләгән булып...» – диде дә, чырыйлата-чырыйлата күтәреп, түгәрәк янына алып китте. Радик минем турыда нәрсә уйлады икән?

Тимкә. Райком машинасы безне колхоз идарәсе каршына китереп туктатты. Авыл халкы артистлар дип кабул итте. Бүген кич беренче концертыбыз. Аңа кадәр әле интернатка урнашасы, ашарга хәстәрлисе, фольклор җыеп йөрисе бар. Берничә төркемгә бүленеп, авыл буйлап киттек. Нурия белән мин Лотфулла бабайга барырга тиеш идек. Радик безгә иярде. Капка төбе саен ата казлар ысылдап килә. Котым очып, урамның каршы ягына йөгерәм. «Авыл кызы шулай буламыни!» – Нурия пыр туздыра мине. Радик көлә. «Чәчкә! Син минем сеңлемә охшагансың! Нәкъ Рания инде!» – дип, баласытып карый. Әһә, сеңлесе дә бар икән... Кичкә кадәр шактый материал тупладык. Ә аннары аякларыбыз үзеннән-үзе яшел болын ягына атлады. Рәхәтләнеп волейбол уйнадык.

30 июнь. Халык фольклор җыярга чыгып китте. Айсылу белән Наил авыл мулласыннан алып кайткан китапны баш та күтәрми күчерәләр. «Киткәндә кире китереп бирерсез», – дип, кат-кат әйткән бабай. Наил гарәп хәрефләрен татарчага әйләндергәндә, һәр сүзне җентекләп тикшерә, мәгънәсенә төшенергә тели. Шун­дый ул безнең! Урал якларында үскән шәһәр малае, татарчаны камил өйрәнү өчен, тарих бүлегеннән махсус безгә күчте. Телне өйрәнү өчен ниләр генә эшләми: рус телендә укылган лекцияләрне дә татарча язып бара, татарча китаплар укый, көн-төн «читалка»да утыра. Бер рус сүзен дә кыстырмыйча сөйләшергә тырыша егетебез. Авыл аның өчен бөтенләй ят дөнья. Башка планетага эләккән кеше кебек йөри. Әнә бүген дә тышаулап куелган бозауның чирәм чемченүен исе китеп күзәтте дә: «Айсылу, сыер баласы кем була ул?» – дип сорый! 
 Лира белән мин кизү торып калдык. Савыт-саба юарга, ашарга әзерләргә, кер юарга... Аликның зәңгәр джинсыен – беренче чиратта, диделәр. Кичке концертка ничек тә киптереп куярга! Лира – бер балагына, мин икенчесенә ябыштык. Ак күлмәген дә юарга кирәк әле! Кәстрүлдә аш кайный. Радик безгә бәрәңге әрчеп бирде.
– Волейбол уйныйбыз, Чәчкә, яме? – ди.
– Ә эшләр?
– Ә мин эшең беткәнче көтәрмен!
...Кичкә таба клубка җыена башладык. Өстәл тирәсендә мәш киләләр: берсе – күлмәк, икенчесе чалбар үтүкли, косметичкаларны актаралар. Тимурның гитарасын күтәреп, авыз эчемнән генә җырлап, клубка йөгердем: «Озын юллар кыска тоела... Тара-тара, тара-татам...» Нурия белән миңа шул җырны җырларга куштылар. «Кәефне күтәреп җибәрә!» – диделәр. Башкалар килеп җиткәнче, баянга кушылып, кат-кат кабатлап карадык. Радик музыка укытучысы ролендә: кайда нинди хәрәкәтләр ясарга, ничек сузарга, ничек тәмамларга... Без, кызлар, сәхнәгә милли киемнәрдән чыгарга сөйләшкән идек. Яшел капрон күлмәк, зәңгәр бәрхет камзул, чигүле калфаклар кигәч, бер-беребезне таный алмый тордык хәтта! Ватык көзгегә карый-карый, чәчләремне төзәткәләдем. Күзгә бераз сөрмә дә тартып җибәрсәң?!
– Нурия, күзне буйыйммы?
Радик шул сүзләрне ишетеп, кашларын күтәреп миңа карады. Сизеп торам: ошатмады! Кырыс күренде хәтта! Югалып калдым. Ә ул бераз елмайгандай итте дә:
– Йә инде, күзләрең болай да матур ич! – дип ычкындырды! – Шулай бит, Нурия? – дип тә өстәп куйды. Бер аның гына фикере түгел, янәсе. Ярар соң, буямам. Сезгә шулай ошый икән...
Сәхнәгә чыгып тезелдек. Дулкынланабыз!
– Сез кайдан дип сорасагыз – / Без – Казаннан, Иделдән...
Фирүзәнең матур яңгыравыклы тавышы бөтен залны әсир итте. Үзе дә күзнең явын алырлык! Озын ак күл­мә­ге зифа сынын тагын да нәфисләндерә, сөрмәле күзләреннән нур сирпелә.
– Урамнары ак ташлы, / Җырлый Сәйдәш, Такташны!..
Алик бөтен залга елмаеп, дәвам итте. Айсылу үз шигырьләрен укырга чыкты. Лира биюче инде!
Зөфәр җырлады. Шәп бара, барысы да шәп! Ал­кыш­лар! Безне хәтта Казаннан килгән артистлар дип атадылар!

1 июль, Уразай. Егетләр торганчы (алар озак йок­лый!), без, гадәттәгечә, китәргә җыенып беттек.
Бер эндәштек, ике, өч...
Әгәр һаман киреләнсәләр, уяту күренеше безнең өчен кызыклы тәмамлана: чиләк белән салкын суны «гөрс!» өсләренә! Сикереп тә торалар, безне куа да башлыйлар! Менә шундый физзарядка. Тик Радик кына салкын суларга исе китмәс кеше булды. Иң соңыннан ул кузгала.
Колхозның әрҗәле машинасы безне Уразайга алып китте. Иң шатланганыбыз шул булды: авылда ашханә бар! Йөрибез авыл урамы буйлап. Клуб янында «Казан дәүләт университеты студентларының зур концерты» дигән белдерү эленеп тора. Без юри белдерү тактасы яныннан кат-кат урыйбыз. Шуңа карап узу ничектер бик рәхәт иде. Ә кич күрше авыл Янбайда чыгыш ясаячакбыз. Алырга килгән машинага төялештек. Радик баянын алды: «Нинди көйне уйныйм, әйт тизрәк!» –
ди миңа. Елмаеп кына куйдым. Ул «Әй, ямьле син, Минзәләм ягы»н уйный башлады. 
...Бөтен хисләремне кушып, дулкынланып, концертта үзем язган лирик парчаны укыдым. Юк, әллә нинди сихри бер дөньяда йөздем! Мәктәп, укытучы апа, чыгарылыш класс укучысы хисләре... Тимур гитара кылларына чирткәләп, фон биреп торды. Ул музыка аша яфраклар шыбырдашуы, торналар җыры ишетелгәндәй булды. Сөйләп бетергәч, йөгереп сәхнә артына чыктым да учым белән йөземне капладым. Ошаттылар шикелле. Иң беренче булып Радик: «От-лич-но!» – дип мактады. Аннары Фәнисә апа, калганнар...

2 июль. Нурия белән Әбрәр бабайларга киттек. Түбәтәен кыңгыр салып, капка төбендә уйланып утыра иде ул. Әллә кайчангы танышлары кебек, ачык итеп исәнләштек. Ул, безне танырга тырышып, кулын каш өстенә куеп, бер тын карап торды. «Ару әле, балалар. Күзем дә күрмәй. Кем кызлары дип әйтсәм дә...» – дип сөйләнде. Казаннан ук икәнебезне белгәч, бөтенләй җанланып китте. «Хуш...» – дип тамагын кырып куйды. Нишләп йөрүебезне аңлаттык. Күпне күргән сугыш ветеранының җырын тиз-тиз язып алдым.
...Кайтуыбызга Лира чәй әзерләп көтә иде. Зифа буйлы, кара чәчле, зәңгәр күзле. Карап кына тормалы бер чибәр. Ак борчаклар төшкән күлмәге ничек килешә! Актрисалар сыман ул. Бездән зуррак, мәктәптә укытып килгән. Тәмле телле. Җайлап сөйләшә.
 – Радик белән сезне сыйларга булдык!
«Радик белән?!» Шундук кәефем төште. «Урманга бардык!.. Күрәсезме, нинди кызыл җиләкләр җыйдык! Әйдә, матурым, чәй ясый тор!» – дигән сөенечле тавыш белән Радикка эндәшүе исә бөтенләй һуштан яздырды. «Матурым?!» Әнә нинди дуслар икән! Тик Радик кына нигәдер шат күренмәде... Әллә нәрсә булды миңа. Тик­то­малдан елыйсым килә. Башкалар җиләк белән чәй эчкәндә, мин сиздерми генә ишегалдына чыгып шылдым. Юк, берәү сизде шулай да. Радикның күз карашын тойдым. Артымнан чыгып та җитте: «Җиләктән авыз итмәдең бит, Чәчкә... Сыйлыйм инде үзеңне», – дип, кызыл тәлгәшләрне сузды. Алмаска иткән идем, бала-чаганы көйләгән кебек: «Бер генә кап, әһ, тәмле! – дип, иреннәремә үк китерде. – Нәрсә булды сиңа, аңла­мыйм... Ә-ә, белдем нишләргә икәнен! Әйдә, су кое­нырга киттек, Чәчкә! Тиз, тиз!» – дип, үпкәләремне таратырга тырышты. Ул педта укый бит. Бала-чаганы ничек җайларга икәнен белә. Җыенып чыкмый кала аламмы соң! Башкалар күптән суга чумарга әзер икән инде. Әллә нинди киртәләр аша сикереп, шайтан таяк­ларына кадалып, юлда ромашкалар өзгәләп, су буена ашыктык.
...Босоножкаларымны кулга тотып, чылатмыйм дип, клеш итәкләремне бераз күтәреп, суга кереп карадым. Җылы! Җил дулкыннарны йөгертте, чәчләрне тузгытты, итәгемне күтәреп шаярды, ромашкаларымны йолыккалады. «Ак чәчәкләр белән каршы алырмын», дип җырлап, көлә-көлә, комны юып уйнаган дулкыннар буйлап йөгердем, «ярата-яратмый» дип, чәчәк таҗларын суга ташлый бардым.
– Җитәр инде, Мадъяров! Бер Гөлчәчәккә артыграк түгелме?!
Аликның шул сүзләренә борылып карасам, ни кү­рим: Радик фотоаппараты белән һәр хәрәкәтемне, елмаюларымны кадрга эләктерә бара! Аңа, «кирәкми», дип, бармак янадым. «Оригинально!» – диде дә тагын төшереп алды.

дәвамы: http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=5849

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шэп! Дэвамын котэм.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эльмира Закированың һәр язмасын күпләр көтеп ала, дисәм ялгышмыймдыр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        мина журнал

        Хәзер укыйлар